Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар милләтенә каршы фильм түгел»

Режиссёр Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга. Ул республиканың 27 районында күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыг...

Режиссёр Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга. Ул республиканың 27 районында күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Беренчедән, фильм 18 ноябрьдән башлап 27 районның төрле авылларында, төгәл әйткәндә, 86 ноктада күрсәтеләчәк. Икенчедән, Казан һәм республиканың башка шәһәрләрендәге коммерциягә нигезләнгән кинотеатрларда прокатка чыгачак. Алга таба «Исәнмесез?» фильмын илебез төбәкләрендә дә күрсәтергә планлаштырабыз», – диде ул.
Фильмның эчтәлеге һәм мәгънәсе турында режиссёр Илдар Ягъфәров һәм сценарий авторы Мансур Гыйләҗев сөйләделәр. Күп кенә тамашачыларның әлеге фильмны татар милләтенә каршы дип бәяләүләренә карата да фикерләре белән уртаклаштылар алар.

«Тамырларым татар була торып, татар гаиләсендә яши торып, ничек татар милләтенә каршы фильм төшерә алыйм ди мин? Мин аны бик яратып төшердем һәм тулаем татарча иттем. Безнең кинематографиядә татарларны бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә омтылалар, ләкин минем бу гадәттән баш тартасым килде. Шуңа күрә чын тормыш, халыкны ничек бар, шундый итеп күрсәтүче фильмнар барлыкка килде. Ул гаилә, үзара мөнәсәбәтләр, халык бердәмлеге турында», – дип аңлатты режиссёр. Моннан тыш, Илдар Ягъфәров фильмны пропагандалау һәм күрсәтү буенча республикадагы милли театрлар белән эшләү теләген дә әйтеп үтте.
«Бу фильмны татар милләтенә каршы дип бәяләүләре мине таң калдырды, – дип чыгыш ясады Мансур Гыйләҗев, Илдар Ягъфәровның сүзләрен хуплап. – Без Илдар белән үзебезне патриотлар һәм үз халкына тугры шәхесләр дип саныйбыз. Мөгаен, тамашачыларга фильмда Явыз Иван һәм аның Казанны басып алуы темасы булу ошамагандыр. Ләкин аны Илдар белән без уйлап тапмадык, бу булган хәл һәм аны танылган татар тарихчысы Миркасыйм Госманов минем әтиемә сөйләгән. Фильмда берничә тапкыр исерткеч эчемлек күренеп китә. Ләкин бу халыкның, шул исәптән татар халкының да авылдагы һәм шәһәрдәге чын тормышы атмосферасы түгелме соң? Фильм ахырында исерткеч эчемлек бөтенләй юк, бу геройларның үзгәрүләре турында сөйли, бу – билгеле бер идеологик момент. Әллә татарлар арасында урлаучылар, сугышучылар, тәртипсез кешеләр юкмы? Ник без мондый темаларны яктыртудан куркабыз? Аннан соң без хезмәттәшләргә бәйләнергә, аларның эшеннән гаеп табарга яратабыз. Ә грандиоз, тирән мәгънәне күрмибез. «Исәнмесез?» – бик патриотик фильм, һәм ул прокатка чыгарырга җайлаштырылган».
Мансур Гыйләҗев фикеренчә, кинематографчылар мөһим дәүләт эшен башкаралар, шуңа күрә, министрлыклар белән бер рәткә куеп, аларга җитди карарга кирәк.
Диләрә БАТРШИНА

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ