Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча студентлар арасында олимпиада узачак

Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортлары студентлары татар теле, татар әдәбияты һәм татар тарихы буенча III Республика олимпиадасында катнаша ала. Гаризаларны 20 нче апрельгә кадәр тап...

Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортлары студентлары татар теле, татар әдәбияты һәм татар тарихы буенча III Республика олимпиадасында катнаша ала. Гаризаларны 20 нче апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Татар теле буенча олимпиадада катнашучылар биремнәрне язмача башкарачаклар. Тест фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация сорауларын үз эченә ала.
Әдәбият буенча интеллектуаль ярыш ике төргә бүленә. Кызларга «татар әдәбияты һәм дин» юнәлеше буенча тикшеренү эшләрен якларга кирәк булачак, аның күләме – 15-20 бит. Эшләрне яклауга 5-7 минут вакыт бирелә, шуннан соң жюри сораулар бирә ала. Егетләр 10 минут эчендә алдан әзерләнгән ирекле темага вәгазь сөйләргә тиешләр.
Татар халкы тарихы буенча олимпиада тест узу һәм чыганаклар белән эшләүне күздә тоткан аерым биремнәрне үтәүдән гыйбарәт.
Олимпиадада катнашу өчен тулы исем, элемтә телефоны, электрон адрес, уку йорты, олимпиада юнәлеше, фәнни-тикшеренү эше темасы (татар әдәбияты һәм дине буенча) һәм укытучының тулы исеме күрсәтелгән заявканы riitatkafedra@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләр һәм призерлар олимпиада нәтиҗәләре буенча һәр 3 юнәлештә билгеләнәчәк.
Олимпиада Россия ислам институты тарафыннан Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында оештырыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ