Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучылары утырышы узачак

Казанда «Бүгенге заман укытучыга – заманча таләпләр» темасы буенча мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясенең пленар утырышы узачак. Утырыш милли мәгариф учаклары эшчәнле...

Казанда «Бүгенге заман укытучыга – заманча таләпләр» темасы буенча мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясенең пленар утырышы узачак. Утырыш милли мәгариф учаклары эшчәнлегенә багышлана. 
Утырыш иртәгә Татарстан башкаласының 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе базасында оештырылачак. Анда татар телә һәм әдәбияты укытучылары, Россия төбәкләрендәге этномәдәни компонентлы мәктәпләр җитәкчеләре чакырулы дип хәбәр иттеләр «Мәгариф»кә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Секция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, милли мәгариф, муниципаль органнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләренең чыгыш ясаулары көтелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ