Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленә… мәчетләрдә өйрәтәләр

Суда бата башлагач, ничарадан бичара саламга тотыналар диләрме әле? Соңгы вакытта Россиядә туган телләрне, шул исәптән татар телен укытуда килеп туган вазгыять аркасында туган тел язмышы суда бата бар...

DSC00394


Суда бата башлагач, ничарадан бичара саламга тотыналар диләрме әле? Соңгы вакытта Россиядә туган телләрне, шул исәптән татар телен укытуда килеп туган вазгыять аркасында туган тел язмышы суда бата баручыны хәтерләтә сыман. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен элеккечә укыттырмас өчен мәгарифнең «м» хәрефен дә белмәгәннәр милләтебезнең киләчәк язмышы өчен янып-көеп йөргәннәрнең җанын кыйнады, суд юлларында йөртте. Татар җирендә үз туган телеңдә укытырга Мәскәү түрәләренән хәестәләп рөхсәт соранып йөр әле! Тик мәктәпләребездә татар теле дәресләре саны кыскарса да, тулаем мәгарифкә бүлеп бирелгән бюджет акчасы киметелмәде бит. Инде хәзер татар теленә өйрәтүне мәчетләр җилкәсенә йөкләмәкчеләр. Әйтик, Татарстанда бу уку елында татар теленә 20 мәчеттә өйрәтергә тиешләр. Мәчетләрдә укытыласы татар теле курсларына 450 кеше язылган. Шул 20 мәчетнең бишесе – Казанда. Болар – «Тынычлык», «Гаилә», «Ризван», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләре. Шулай ук республикабызның 15 мөхтәсибәте дә татар телен өйрәтергә алынган. Болары – Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Әгерҗе, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Нурлат, Менделеевск, Югары Ослан һәм Алексеевск районнары мөхтәсибәтләре. Алардагы татар телен өйрәнү курслары 6 айга исәпләнелгән. Дәресләр атнасына ике тапкыр курсларга йөрүчеләр өчен уңайлы вакытта узарга тиеш. Дәресләрне татар теле белгечләре үткәрәчәк икән. (Бу урында тагын шигем бар: мәктәпләребездә унбер ел буена татар телен атнасына 4 – 5 сәгать укытып та, рус баласын юньле-рәтле татарча кухня телендә булса да аралашырлык укытып чыгара алмаганны мәчетләребез ярты елда курсларда йөртеп кенә аларны татарча сукаларга өйрәтә алырмы икән? Аннан килеп, мәчетләрдәге курсларда татар телен өйрәнергә теләк белдергән 450 кеше бөтен Татарстанына артык «күп» түгелме соң!?)


Әйтүләренә караганда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөгаллимнәре белән берлектә, «Татар теле. Башлап өйоәнүчеләр өчен» дигән уку ярдәмлеге дә бастырып чыгарган.


Курслар төгәлләнгәннән соң, анда укыганнарга сертификатлар биреләчәк, ди.


Әлмәттә исә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте башлангычы белән татар телендә белем бирүне күз уңында тоткан «Нур» урта мәктәбе эшли башлаган. Аңа быел беренче сыйныфка укырга 4 малай һәм 4 кыз кабул ителгән. «Нур» мәктәбендә малайлар һәм кызлар аерым белем алачак икән.


Белем бирү эшчәнлеген мәчетләр каршында башлап җибәргән тагын бер мәктәп – Балтач районы Бөрбаш авылында урнашкан «Ярдәм» мөселман пансионаты хакында аерып әйтмичә булмый. Телгә өйрәтүдән бигрәк, рухи-әхлакый тәрбия бирүне күздә тоткан әлеге пансионат аз керемле һәм ишле балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 ир балага исәпләнгән.


Татар теленә өйрәтү юнәлешендә Татарстаннан читтәге кайбер төбәкләрдә дә кымшанучылар бар. Әйтик, 17 сентябрьдән Екатеринбург каласында татар теле курсларында укулар башланган. Барлыгы ике төркем тупланган. Дәресләргә телне яңа өйрәнә башлаучылар да, белемнәрне камилләштерергә ниятләгәннәр йөри алачак, диләр.


Татар теле курсларын шулай ук, узган еллардагыча, КФУның Л.Толстой исемендәге филологи һәм мәдәниятара багланышлар институты да башлап җибәрде. Уку бушлай. Андагы татар теләнә өйрәнү дәресләре өч ай – 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр атнага ике тапкыр кичке якта уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ