Татарның энже бөртеге ул

Археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Шәриф улы Хуҗин җиһанга танылган бөек галим, мин – гади бер тарих укытучысы. Ул Казанда яши һәм эшли, ә мин Аксубай төбәгенең Иске Ибрай дигән авылында яшим. Ул – укытучыларның укытучысы, ә мин – укучыларның укытучысы. Аның белән бәйләнешле туган-тумачалыгым да юк. Безне уртак нәрсә бәйли соң? Мөгаен, тарих фәненә мәхәббәттер. Ниндидер фикерләр язу өчен, кеше белән бергә яшәргә яисә бер конторада эшләргә кирәкми. Бигрәк тә татар тарихчысы өчен. Фаяз абыйның язган тарихи китапларын, мәкаләләрен уку да җитә. Китаплары, язмалары аша аның характерын, тарихи карашларын, замана сулышын тоюын йөзек кашы кебек укырга мөмкин.

1990 елларның икенче яртысында Фаяз Хуҗин фамилиясе миңа «Татарстан тарихы» дәреслеге авторы буларак кына таныш иде. Мәктәптә эшләп тәҗрибә туплаган саен, тарих фәнен укытуда туган проблемалар белән «Мәгариф» журналы битләрендә мәкаләләрем басылып чыга башлады. «Тарих нигә каршылыклы?» (№1, 2008), «Ялган тарих кемгә кирәк?» (№11, 2008) дигән мәкаләләремә кайтаваз итеп, Фаяз абый «Яңа дәреслекләр кирәк» (№3, 2008) дигән мәкаләсен язып чыкты. Шулай итеп, журнал битләрендә тарих фәне укыту проблемаларын яктыртып. сүз көрәштерә башладык. 

Фаяз абый белән якыннан танышу да «Мәгариф» журналы белән бәйле. Журнал битләрендә оештырылган «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» конкурсы бәйгесендә катнашып, ике укучым беренче урынны алгач, Казан шәһәренә чакыру алдык.

Мәркәзебездә Фаяз абый көн буена безне Казан Кремле тарихи истәлекләре белән таныштырып йөрде. Укучыларга аңлаешлы телдә сөйли белүе белән бик тиз балалар күңелен яулап алды. Укучыларыбыз да  галим кешенең экскурсовод ролен үтәвен бик сәер һәм сирәк күренеш дип сокландылар. «Безнең кебек гади кеше!»  – дип үз иттеләр. Мәктәбебез балаларын бүләкләнү өлешен «Татарстан. Яңа гасыр» телевидениесе хезмәткәрләре төшереп торгач, укучылар  бәхет кошын тоткан сыман Казан сәфәреннән бик шатланып кайттылар. Әлеге сәяхәт барышы «Мәгърифәт» газетасында (№42, 26 июнь, 2008 ел), «Мәгариф« журналында (№7, 2008) басылып чыкты.

Менә шушы сәяхәт Фаяз Шәриф улы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Элемтәләр өзелмәде. Еллар дәвамында шалтыратышып, укучыларның хәлен белешеп, укулары турында кызыксынып  торды ул. Соңрак Фаяз абый чакыруы буенча укучыларым Тарих институтында студентларның 61 нче, 62 нче конференцияләрендә фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгышлар ясады. Әлеге очрашуларда да Фаяз абый беренче минутыннан соңына кадәр безнең белән булды һәм үзен кунакчыл, гади шәхес булуын күрсәтте. Ә менә бу сыйфат – инде теләсә кемнең хәленнән килә торган гамәл түгел.

2009 елның 18 февралендә Иске Ибрай урта мәктәбендә якташыбызга багышлап, «Тарихчы-галим Сәләм Хатыйп улы Алишевның тормыш һәм иҗат юлы« дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция оештырдым. Конференциягә Казаннан берюлы төрле дәрәҗәдәге 16 кунак-галим килеп төшмәсенме?! Алар арасында Фаяз Шәриф улы да бар иде. Юбилей кичәсе белән бер үк вакытта паралель укучылар белән галимнәребезнең очрашулары да оештырылды. Әнвәр Хәйри, Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев, Илсөя Мансур кызы Фокеева, Фаяз Шәриф улы Хуҗиннар белән очрашу укучыларыбызда онытылмаслык хатирәләр булып калды.

Фаяз Шәриф улының  археология һәм тарих фәненә керткән өлеше турында миңа язарга, бәя бирергә дәрәҗәм җитми. Әмма аның укучылар өчен язган “Татарстан тарихы”, “Олуг Биләр”, “Казан тарихы” китаплары – безнең өчен зур хәзинә. Гади итеп язылган, укучыга аңлаешлы, рәсем-иллюстрацияләр белән баетылган һәм мәктәп балалары өчен шәп китаплар. Бары тик белем бирәсе генә… Менә бу ОГЭ, ЕГЭ дигән нәрсәләр белем бирүнең күп өлешен биләп, татар халкы һәм Татарстан тарихы материалларын кысрыклап чыгара. Менә шушы хәлләргә Фаяз абыйның да йөрәге әрнидер. Ник дисәң, очрашулар вакытында үз фикерләрен курыкмыйча әйтеп бирә һәм татар тарихының киләчәге өчен борчыла. Үз фикерләреңне җиткезә белү дә – аның өстенлеге. Гомумән, язмышымда миңа Фаяз Шәриф улы белән шактый еш аралышырга, хезмәттәшлек итәргә язган икән, мин моны бәхет дип атыйм. Татарның йөзек кашы булган шәхестән үземә үрнәк алырлык сыйфатлар бик күп һәм мин аларны горурлык белән үзләштерергә тырышам.

Фаяз Шәрип улы Хуҗин –татар халкының бөек шәхесе ул, шуңа да аны Татарстанның 2022 елгы Габдулла Тукай Дәүләт премиясен тәкъдим ителгән ике дистәдән артык кандидат арасыннан иң лаеклысы дип саныйм.

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары квалификация категорияяле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

     Фотолар 2008 елның 15 июнендә  Казан кремле тирәлегендә. “Татар һәм Татарстан  тарихы “ конкурсында җиңгән укучыларны бүләкләү  тантанасы

      2009 елның 19 февралендә булган Иске Ибрай урта мәктәбендә үткәрелгән Республика фәнни гамәли конференциясе күренешләре

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.