Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан авылларында яшәүче ике мең хатын-кызга бала тапкан өчен пособие түләнгән

Татарстан авылларында яшәүче 2016 хатын-кыз республика бюджеты хисабыннан бер тапкыр түләнә торган 50 һәм 100 мең сум акча алган. Бу хакта журналистларга Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социал...

Татарстан авылларында яшәүче 2016 хатын-кыз республика бюджеты хисабыннан бер тапкыр түләнә торган 50 һәм 100 мең сум акча алган. Бу хакта журналистларга Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
Ул демография мәсьәләләренең актуаль булуын әйтте. "Кызганыч, икенче ел рәттән балалар туу күрсәткече кимүен күзәтәбез. 2018 елда кимү 10 процент булды. Хәзер бу хәл бераз тигезләште. Кимү 3 процент дәрәҗәсендә", - диде министр.
2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында республикада 42 648 бала туган. Бу, 2017 елның гыйнвар-ноябренә караганда, 3,7 процентка кимрәк. "Без "Демография" илкүләм программасына кушылдык. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, авыл җирлегендә балалар санын арттыру буенча  Татарстан үз ярдәм чараларын гамәлгә кертте", - диде министр.
"Хатын-кызлар авылда кимендә өч ел яшәп, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапса, 50 мең сум акча түләнә. Әгәр 29 яшенә кадәр өченче баласын тапса, 100 мең сум түләнә", - диде Эльмира Зарипова.
Беренче балага федераль ярдәм чарасыннан тәүге тапкыр әни булган 15 мең 701 хатын-кызның 5892се файдаланган.
"Әтнә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Апас районында беренче бала туу күрсәткече арткан. Гаиләдә өченче бала туу артуы Казан, Яр Чаллы, Балтач, Кукмара, Баулы районнарында күзәтелә. 2019 елда бу күрсәткечләр тагын да артыр дип өметләнәбез", - диде министр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ