Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Гимнын  яңгыраткан  шәхес

Бүген Мәскәүдәге  Халыкара музыка йортында  Татарстан Дәүләт гимны авторы, күренекле   композитор, пианист һәм  педагог  Рөстәм Яхинның тууына  100  ел тулу хөр...

Бүген Мәскәүдәге  Халыкара музыка йортында  Татарстан Дәүләт гимны авторы, күренекле   композитор, пианист һәм  педагог  Рөстәм Яхинның тууына  100  ел тулу хөрмәтенә гала-концерт узачак. 
Тантанада яңгыраячак  Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм  Кәлимуллин, Резеда  Ахиярова кебек халкыбызда зур танылу алган һәм башка композиторларның заманча яңгырашлы әсәрләре дә сәнгать сөючеләр күңеленә хуш килердер.

 «Мәгариф» журналы укучыларын сан саен үзенең «моңлы тәлгәшләре» белән шатландырып килүче  яшь  композитор Эльмир Низамов  20 августта  Милли музейның җәйге сәхнәсендә узачак  иҗат кичәсендә Рөстәм Яхин  композицияләрен дә   башкарачак.
СССРның һәм РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт  бүләге иясе, Татарстан АССРның  атказанган  сәнгать эшлеклесе Рөстәм Яхинның иҗади мирасы белән таныштыру, шул уңайдан оештырылган  концерт-тамашаларны  сентябрь аенда да карарга мөмкин булачак.
                                                                                   Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: tatobzor.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ