Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете вакыты билгеле

2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә г...


2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.




Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03.00 сәгатьтә укылачак, 04.00-дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4.30 сәгатькә билгеләнгән. 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең Интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ»  YouTuBe-каналында карап була, диелә хәбәрдә.

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ