Логотип Магариф уку
Цитата:

Ябылган сыйныфлар саны арткан

Татарстанда кискен респиратор-вирус инфекцияләре белән авыручылар санының артуы аркасында карантинга ябылган сыйныфлар саны ике тапкырга диярлек арткан.Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге...

Татарстанда кискен респиратор-вирус инфекцияләре белән авыручылар санының артуы аркасында карантинга ябылган сыйныфлар саны ике тапкырга диярлек арткан.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, республиканың 45 мәктәбенең 157 сыйныфында дәресләр вакытлыча туктатылган. Шул исәптән Казанның 18 мәктәбенең 62  сыйныфында да укулар бармый.
Моңа кадәр карантинга 34 мәктәптә 87 сыйныф, Саба районында балалар бакчасы һәм Чирмешән районындагы мәктәпләрнең берсе тулысынча ябылуы турында хәбәр ителгән иде.
Атна эчендә, 11-17 февральдә, Татарстанда ОРВИ белән авыруның 31 мең 605 очрагы теркәлгән, бу 10 мең кешегә 84,8 кеше туры килә дигән сүз. Эпидемия бусагасыннан 36,2 процентка арткан. Шул исәптән Казанда 13 мең 106 очрак теркәлгән (10 мең кешегә 106,4). Бу эпидемиология чигеннән 31,7 процентка югары.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ