Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан сулыкларында 14 кеше баткан

2019 ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 14 кеше баткан. Аяныч хәлләрнең сәбәпләре турында журналистралга ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның кечкенә көймәләр буенча Баш дәүләт...

2019 ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 14 кеше баткан. Аяныч хәлләрнең сәбәпләре турында журналистралга ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның кечкенә көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде. 
Батучалар саны күпчелек очракта су коену чорына туры килә.  Бүгенге көндә ресубликадагы нибары ике пляжда ял итү, су коену рөхсәт ителгән. Татарстанда барлыгы 11 пляж бар, аларның 9ы тиешле рәсми рөхсәт алмаган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә, су коену Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан пляжларда гына рөхсәт ителә. Аларга санитар-эпидемиологик бәяләмә бирелгән.
«Тиеш булмаган урыннарда су коену, аек булмаган килеш суга керү аяныч нәтиҗәләргә китерә. Быелгы су коену сезонында 7 кеше суга батып үлде. 2013 елда суга батып 185 кеше үлсә, 2018 елда 97 татарстанлы суга баткан иде, - дип хәбәр итте Юрий Венедиктов.
Казанның «Комсомольский» пляжында —  микробиологик, «Локомотив» пляжындагы санитар-химик күрсәткечләр начар. Яшел Үзән пляжында да микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләр нормадан түбән.
Айгөл ЮНЫСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ