Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда БДИны алдан тапшырган укучыларның тугызы 100 балл җыйган

Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырып, Татарстанда быел беренче тапкыр рус теле, профильле математика, физика, химия, җәмгыять белеме буенча 100 балл җыйган тугыз укучы билгеле. Бу хакта ТР...


Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырып, Татарстанда быел беренче тапкыр рус теле, профильле математика, физика, химия, җәмгыять белеме буенча 100 балл җыйган тугыз укучы билгеле. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.




«Имтиханны алдан тапшырып, бу кадәр 100 балл җыючылар саны тарихта беренче тапкыр», – диде ул.
Министр быел имтиханны иртәрәк тапшыручыларның уртача баллы артык югары түгеллеген, профильле математика, химия, биология, җәмгыять белеме, информатика буенча иң түбән чикне уза алмаучылар да аз булмавын әйтте.
Илсур Һадиуллин әйтүенчә, узган елларның чыгарылыш укучылары «икеле»лек нәтиҗәләрен бер елдан гына төзәтә алуын искәртте.
БДИ өч чорга бүлеп үткәрелә: вакытыннан алда (21 марттан 18 апрельгә кадәр), төп чоры (26 майдан 2 июльгә кадәр), өстәмә чор (5–20 сентябрь)

«Татар-информ» материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ