Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда медицина белгечләренә һәм балалар лагерьлары хезмәткәрләренә ихтыяҗ арткан

Соңгы айда Татарстанның хезмәт базарында медицина белгечләре өчен вакансияләр саны 14 процентка арткан. Бу турыда SuperJob.ru сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.«Ихтыяҗның сезонлы үсеше ел саен ял...


Соңгы айда Татарстанның хезмәт базарында медицина белгечләре өчен вакансияләр саны 14 процентка арткан. Бу турыда SuperJob.ru сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.




«Ихтыяҗның сезонлы үсеше ел саен ял чоры алдыннан күзәтелә. Пансионатлар, санаторийлар, лагерьлар җәйгә хезмәткәрләр туплый. Мәгариф өлкәсендә, балалар лагерьларындагы вакансияләр исәбе белән, ихтыяҗ 8 процентка артты», –  диелә хәбәрдә.
Транспорт-логистика тармагында, киресенчә, вакансияләр саны 20 процентка кимегән. Җәмәгать туклануы, туризм һәм кунакханәләр өлкәсендә дә эш урыннарының 30 процентка кимүе күзәтелә. Кафе һәм рестораннарда, тулаем алганда, туристлык һәм кунакханә бизнесында эш тәҗрибәсе булмаган белгечләр өчен буш урыннар кимегән. Сәркатип һәм офис-менеджерларга ихтыяҗ бер ай эчендә 37 процентка азайган.
Шул ук вакытта туризм һәм хезмәт күрсәтү, кунакханәләр, җәмәгать туклануы тармагында резюмелар саны арткан. Сәнәгатьтә эш урыннарын актив эзләүчеләр бер ай эчендә 19 процентка кимегән. Маркетинг, реклама һәм PR өлкәсендә эш эзләүчеләр тәкъдиме –  чиреккә (24 процентка), транспорт – логистика өлкәсендә  39 процентка кимегән.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча


Фото: https://vyazma.readovka67.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ