Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлылар «Россиянең ел директоры» конкурсы финалында

РФ Мәгариф министрлыгы үткәрә торган «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының сайлап алу этабына йомгак ясалды.Финалга портфолио һәм онлайн-тест өчен максималь баллар җыйган 21 регионна...

РФ Мәгариф министрлыгы үткәрә торган «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының сайлап алу этабына йомгак ясалды.
Финалга портфолио һәм онлайн-тест өчен максималь баллар җыйган 21 регионнан 30 кеше чыкты. Алар арасында татарстанлылар да бар – «Иннополис лицее» ДАУ директоры Надежда Сулимова һәм ТР Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе директоры Алия Шәймөхәммәтова. Финал сынаулары 5 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә старт ала, дип хәбәр итә «Российское образование» федераль порталы.
«Мәктәп директоры инфраструктура һәм хуҗалык мәсьәләләреннән тыш, белем бирү һәм тәрбия алымнарын да формалаштыра, педагогларны рухландыра, ата-аналар белән уртак тел таба. Мәгариф оешмасының программа мөмкинлекләренең масштабы һәм киңлеге бүген нәкъ менә идарә итү карарларына бәйле. Конкурс лидерларны ачыкларга, аларның тәҗрибәсен таратырга һәм илнең кадрлар резервын ныгытырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте Мәгариф министры Сергей Кравцов.

Диләрә Батршина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ