Логотип Магариф уку
Цитата:

Китапчы галим

Китап дигән дөнья бар.

Гөлнара Әхмәт кызы ҺАДИЕВА,
Саба районы Эзмә урта мәктәбенең
I квалификация категорияле
 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик эш стажы – 18 ел.
Китап дигән дөнья бар.  Китап дигән галәм бар. Алай гына да түгел, бик зур мәгънә ята китап сүзендә. Тормышта бүгенге дәрәҗәсенә килеп җиткәнче, китап үз тарихында гыйбрәтле, авыр юл узган, күптөрле язмышларга очраган. Халыкны котыртучы, юлдан яздыручы дигән әллә нинди нигезсез гаепләүләр, нахак бәлаләр тагып, учакларда яндыру, таш бәйләп суга салулар дисеңме, тереләй җиргә күмү дисеңме... Зинданнарга ябылуларны, башка авырлыкларны еш күрергә туры килгән аңа. Аны дошман күреп, эзәрлекләүчеләр дә,  иң кадерле хәзинә итеп санап, киләчәк буыннарга тапшыручылар да булган.
Китап исемле дөнья бар. Китап дигән галәм бар. Бу галәмне үзенә сыйдырган галим, олуг зат бар. Ул – татар китабы тарихы буенча армый-талмый эшләгән галим Әбрар Кәримуллин. Райондашыбыз, дөньякүләм танылган китап тарихы белгече, академик, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, сугыш ветераны, милләтебез бәйсезлеге өчен көрәшкән, татар тарихы буенча йөзләгән хезмәт язган танылган галимебез Әбрар ага Кәримуллинның тууына быел май аенда 96 ел  тулды.
1925 елның 29 маенда районыбызның Чәбия-Чурчи дигән гап-гади татар авылында дөньяга килә ул. Яшьләй әнисез кала. Ике басу Арташ, Татар Икшермәсе мәктәпләрендә укый. Урта белемне 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Сугыш башлану аның бөтен хыялларын юкка чыгара. Яшь егеткә фронт буйлап сугышчан юл узарга туры килә. Шәхси батырлыгы өчен 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике тапкыр «Батырлык өчен» медале һ.б. белән бүләкләнә.
1948 елда Ә.Кәримуллин белемен күтәрү теләге белән Казан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, университетның фәнни китапханәсендә эшли башлый. Китапханәдә эшләү дәверендә татар халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, дөнья тарихында тоткан урынын аңлатуда берьяклы эш алып барылуын ачык төшенә.
Беренче эш итеп ул иске китапларның каталогын төзи башлый, Биш-алты ел эчендә аларның исемлеген киң катлау укучыга тәкъдим итә. Ә.Кәримуллин татар теле һәм тел белеме, фольклор, Татарстан тарихына караган фән тармакларында аерым күрсәткечләр төзүгә ирешә. Шул ук вакытта бу елларда китапханә фондын иске кулъязма китаплар белән тулыландыру да җайга салына; экспедицияләр оештырыла башлый, чит ил фәнни оешмалары белән дә китап алмашу яңартыла. Нәтиҗәдә Европа, Азия, Америка, Австралия илләренең уку йортлары, фәнни оешмалары белән тыгыз бәйләнеш урнаша.
Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Халык хәтере булган китап язмышы Ә. Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Китапка багышланган хезмәтләре аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә. Шулай да халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә читтә калмый. Ул – татарның чын тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим.
Әйе, Әбрар ага ул вакытта ук тел язмышын милләт язмышы итеп күрә, ул туган телне аралашу чарасы гына итеп санамый, ә бәлки меңьеллык язма әдәбиятны һәм мәдәниятне тудыручы, тарихта теркәп калучы һәм саклап торучы могҗизалы көч итеп тә карый.
Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында торган зур проблемаларның берсе – баланы китап укуга җәлеп итү. Халыкара исемнәргә, дәрәҗәләргә ия Әбрар ага Кәримуллинның варисларын, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт хисләре булдыру – безнең төп бурычыбыз. Милләтне, аның телен саклап калу өчен укучыларыбыз арасыннан, һичшиксез, галимебезнең эшен дәвам итүчеләр чыгарга тиеш. Бүген татар теленең түземле үткәне, хәзерге катлаулы хәле, аны саклау, торгызу, камилләштерү, дәүләт теле буларак кулланылышын активлаштыру, иң мөһиме, аңа хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләре татар җанлы һәр кешене борчый һәм уйланырга мәҗбүр итә. Без беләбез, тел булмаса – хәтер юк, хәтер булмаса – тарих юк, тарих булмаса – халык юк.
Фәнебезгә тугрылыклы хезмәт иткән китапчы галим, милләтебезнең сирәк шәхесләреннән булган Ә. Кәримуллинның шәхес буларак бөеклеге хакыйкатьне сөюдә, гадел һәм туры сүзле, фидаи җанлы, үтә таләпчән галим булуында, милли фәнгә эчкерсез хезмәт итүдә, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүдә. Китап галиме, академик Әбрар ага Кәримуллин турында мәктәп дәреслекләрендә язылмаса да, аның турында укучыларыбыз белергә тиеш.
Шул максаттан даими рәвештә дөньякүләм «Әдәби марафон» проектында катнашып барабыз. Район күләмендә «Иң күп татарча китап укучы мәктәп» исеменә лаек булып, кубок һәм Саба үзәкләштерелгән китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләндек. Укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Чөнки әлеге проект җитәкчесе Раил Гатауллин белән очрашу үткәрдек. Укучылар күңелендә әлеге очрашу тәэсирләре хәзер дә саклана.
Әсәрнең эченә кереп китәсең дә, сине генә түгел, башкаларны да тәрбияли, кызыктыра торган өзеген табып, күчереп куясың. Баштагы көннәрдә өзек күчереп утыру авыррак булса да, тора-бара җиңел була башлый.
Китап уку бик тә файдалы. Телебездәге күпме матур сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә ярдәм итә, бик күп темаларга кызыклы мәгълүматлар алырга булыша. Геройлар ясаган хаталарны күреп, аларның ялгышларын кабатламаска кирәклегенә төшендерә. Уку тизлеге шомара. Текстны күчереп язганда, хата китмәсен дип, кат-кат тикшерергә туры килә. Шул рәвешле грамоталылыкка өйрәнәсең. Дөньякүләм марафонда катнашу социаль челтәрдә язуга карашны да үзгәртә, татар шрифты белән язарга кирәк (Раил Гатауллин моны гел искәртеп тора). Телгә мәхәббәт хәрефләрдән башлана  бит!
Саба районында туып үскән, халкыбызның олы, кабатланмас шәхесе Әбрар Кәримуллин, могҗизаларның могҗизасы булган татар китабы фәненең аксакалы булып, тарихыбызга кереп калды. Татар китабы яшәгәндә аның исеме, эшләре дә онытылмас, буыннарнан-буыннарга, гасырлардан-гасырларга тапшырылыр.
Милләтебезнең асыл бөртеге булган китапчы галимебез сүзләре аша халкыбызга дәшәсем килә: «Милләттәшләрем, болгар-татарларым, сак булыйк, хәтеребезне торгызыйк, ата-бабаларыбызның рухын саклыйк. Амин!»

Фото: © «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ