Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләт гамен күтәргән Туфан

Һәр халыкның олпат затлары, үз каһарманнары була.

Лилия Хәмит кызы ГАТИЯТУЛЛИНА,   
Питрәчтәге  2 нче  урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы - 26 ел.
Һәр  халыкның олпат затлары, үз каһарманнары була. Татар халкында да дөньяга исемнәре яңгыраган Тукай, Җәлил кебек шәхесләребез белән янәшә торырлык, безнең буын күреп белгән  Туфаннары да бар.  Халык язучысы,  драматург,   публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче... Бер үзенә ничәмә-ничә йөк, әмма  шуларның һәркайсында   милләт гамен күтәрә белде Туфан ага. Телебез, милли мәдәниятебез мәнфәгатьләрен  кайгыртты, кирәк икән «чаң сугып» ул проблемаларны дәүләт югарылыгында ишеттерә килде.  Үзем татар теле укытучысы булгангамы, Т.Миңнуллинның  ана телендә ясаган һәр чыгышы, табадан төшкән һәр әсәрен   олы бер вакыйга буларак кабул итеп, «Туфан ага әйтсә – әйтә инде. Ул – тумыштан  милләтпәрвәр»,– дип соклана, горурлана торган идем. Аның төс-кыяфәте, үз-үзен тотышына ук ниндидер зыялылык,    затлылык сеңгән иде булса кирәк.    Гакылы, укымышлылыгы,  җор теллелеге турында әйтеп тә тормыйм. Мондый затлар, тамырлары бик тирәнгә киткән затлы нәселләрдән, туса да 100 елга бер генә туадыр шул.  Ул үзе гади булгангамы, һичкайчан тәкәбберлекне сөймәде.  Кем генә мөрәҗәгать итмәсен,  һәр кеше белән үз итеп, якын итеп сөйләшер, иң элек кешене тыңлар, аннары гына үз  сүзен, үз фикерен әйтер иде.   Ул кешенең шатлыгын да, кайгысын да  йөрәге аша уздыра белде.  Һәрнәрсәдән усал ният белән файдаланучы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләргә  каршы кырыс булды һәм кискен көрәште.
   Бу сыйфатлар, әлбәттә, аның әсәрләрендә дә чагылыш тапты. Шуңа күрә Туфан Миңнуллинның пьесалары дистә еллар дәвамында  сәхнәдән төшмәде, әле булса   уйналып килә. Ул әсәрләрендә  милләт язмышын ниндидер кысаларда тар итеп түгел, ә калку итеп дөнья масштабы югарылыгына күтәрә. Кешелек җан тынычлыгына, мәхәббәткә, җылы сүзгә мохтаҗ. Аның геройларының кайгылары шатлыкларыннан күпкә артык булса да көлеп-елмаеп яшиләр, кешеләргә шатлык өләшәләр. Менә Туфан аганың бөеклеге дә шунда, күрәсең. Шуның өчен дә  аның әсәрләренә  күләгә төшми. Гади булып, үзең булып яшәп, бөек булып калудадыр моның бөтен хикмәте. Ул кеше күңеленең бөтен нечкәлекләрен, психологиясен шулкадәр оста итеп бирә  –  психолог бер читтә торсын. Геройлары үтә дә тормышчан.   Аның һәрбер әсәренең финалы – йомгаклау өлеше – кешене уйланырга мәҗбүр итә. Тамашачымы ул яки  укучымы үзе дә сизмәстән үзалдына  җитди сораулар куя, нәтиҗә ясый.   Адәм баласы шундый инде – ул    ача алмаслык серле бер йозак кебек.  Туфан агада   менә шул серле йозакка   ярашлы ачкыч та табыла.
    Гаиләбез Туфан агалар гаиләсе белән   аралашып яшәде. Мин  әле мәктәптә укыган чакларда да, Туфан аганың безгә Альберт Яхин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев белән бергә кунакка килеп йөргән чакларын  да  хәтерлим.   Алга таба бертуган сеңлем  журналист булгач, алар шулай ук аралашып яшәделәр. Туфан аганың эчкерсез, матур итеп безнең белән сөйләшеп утырулары хәтердә. Ул юктан да  тәм таба, юктан да   үзенең дә, башкаларның да күңелен күрә белә иде. Табындагы ризыкларны да Туфанча итеп  мактый белә. Аның олпатлыгын син кайчагында  саллы итеп әйтелгән  сүзеннән үк чамалыйсың.     Бу сыйфат-чалымнарны аның үлмәс әсәрләрендә дә тоясың. Ул бер  «Әлдермештән Әлмәндәр»не генә язса да, әдәбиятта каласы шәхес булгандыр. Ә ул чагында бүгенге көн проблемаларын гыйбрәтле итеп сурәтләп бирүче  «Нигез ташлары», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Дуслар җыелган җирдә», «Монда тудык, монда үстек»,  «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре», «Илгизәр + Вера», «Мулла» кебек әсәрләрен кая куясың?     Адәм баласының яшәү мәгънәсе, аның җәмгыятьтәге урыны, әхлагы, намусы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, милләтеңнең үткәненә ихтирам, киләчәгенә ышаныч турында бит. Алар да шул хакта.   
  Туфан аганың   өендә,  җәйге бакчасында да һәрнәрсә үз кулы белән ясалган. Бакчасында мул уңыш бирүче җиләк-җимеш агачлары   да инде аның орынуын юксынадыр.  Менә җиһанда тагын яз. Туфан ага,  яз саен оя ясап, сыерчыклар  кайтуын  түземсезлек белән көтә торган булган. Күрәсең,  язучының хисле, нечкә күңеле нәкъ менә кошлар сайравын тансыклагандыр! Ян бакчада  кошлар сайравы да, җиләк-җимеш агачларының  чәчәк атуы, җимеш бирүе – үзе бер гомер... Әдипнең уңай геройлары да аның үзе кебек чын җир  кешеләре. Ә хезмәт кешесе рухлана,  көч, дәрт-дәрманны да, илһамны да  эштән ала. Шуның белән  яши, шуның белән горурлана.
   Татар теле укытучысы һәм гомумән, укытучы буларак миңа  Туфан аганың    Казанда 12 нче татар кызлар гимназиясенә  яңа бина салдыру артыннан  фидаиләрчә тырышып йөрүе дә күңелемә бик якын.  Татарча белем бирүче гимназия бинасы артыннан!   Югары даирәләрдә әлеге мәктәпкә Туфан Миңнуллин исемен  бирү турында сүз  чыккач, нәкъ менә ул үзе    татар хатын-кызларын укытуга бар мал-мөлкәтен, тырышлыгын биргән мәгърифәтче Фатиха Аитова исемен атаган.  Миңа калса бу гимназиядә Туфан аганың исеме дә  гел яңгырап тора.  Ел саен биредә колачлы итеп Т.Миңнуллин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе уздыралар. Конференция материалларын туплап җыентыклар әзерлиләр.  Биредә шулай ук укучыларда белемгә зур омтылыш уятучы Туфан Миңнуллин  премиясе, «Туфан Миңнуллин беләзеге» кебек әдип исеме  белән бәйле проектлар гамәлдә.
   Без укучыларым белән Т.Миңнуллин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә берничә тапкыр катнаштык, Г.Камал исемендәге академия театрында Туфан Миңнуллинның пьесалары буенча куелган спектакльләргә еш йөрибез.
...Әле генә  Г.Камал исемендәге академия театрында булдым. Кече залга үтешли витриналарга да күз салгалап барам. Берсендә   Туфан аганың иҗат кичәсенә чакыру кәгазе һәм шуның янәшәсендә генә  калын пыялалы күзлеге... Дөньяны бөтенләй башкача, Туфанча итеп күзли, күрә белгән     ниндидер сер, хикмәт бар сыман тоелды   ул күзлектә. 

Фото: © «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ