Туган телем яшәр!

Раушания Шәрипҗан кызы ХӘЙРУЛЛИНА,

Кама Тамагы районы Кама Тамагы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш стажы – 35 ел

Дөньяда күпме милләт, шулкадәр тел. Һәр милләт вәкиле үз телендә сөйләшә, аралаша. Һәр яңа туган нарасыйның да теле туган телендә ачыла. Ата-ана, әби-баба баланы үз телендә сөйләшергә өйрәтә, үз телендә җырлар җырлый, әкиятләр сөйли.

Телләрне күбрәк белгән саен, кешенең белеме дә, шуның белән бергә үз-үзенә ышанычы да арта. Татар телен белеп, мәсәлән, башкорт, казах, азәрбайҗан, төрек һәм бик күп башка тугандаш телләрне аңлап була. Хәтта әрмән телендә дә татарныкына охшаш сүзләр бар.

Минем дә туган телем – татар теле, бөек Тукай, Сәйдәш, Туфан, Такташ, Җәлилләр теле. Кечкенәдән бишек җырларын, Тукай шигырьләрен, соңрак халкым җырларын тыңлап үскәнгәдер, туган телем миңа иң моңлы, иң матур яңгырашлы тел булып ишетелә.      

Без гаиләбездә һәрвакыт үз телебездә генә аралашабыз. Кече кызым балалар бакчасына йөри башлагач, өйгә кайтып русча сөйләп китте. Аны апалары: «Татарча сөйлә, бездә руслар юк», – дип бүлдерделәр. Бу – русларны хөрмәт итмәүдән түгел, ә һәр телнең үз урынын билгеләүдән: татарлар белән татарча, руслар белән русча сөйләш дигәнне аңлата.

Аның каравы, бакчага бер атна йөреп, русча сөйләшергә өйрәнде. Димәк, рус телен өйрәнү татар телен өйрәнүгә караганда күпкә җиңелрәк. Без яшәгән посёлокта хәзер татарлар күбрәк булуга карамастан, халык башлыча русча аралаша. Яңа гына авылдан күчеп килгән апа-абыйлар балалары, оныклары белән вата-җимерә русча сөйләшергә азаплана. Аларга акцент белән русча сөйләшергә оят түгел, ә үз телләрендә – оят. Каян килә бу мескенлек?

Халкымны элек-электән кимсеткәннәр, кыерсытканнар. Явыз Иван татарны көчләп чукындырган, мәчетләрне, мәдрәсәләрне яндырган, татар-фарсы, гарәп телендә язылган китапларны, истәлекләрне юкка чыгарган. Бу сәясәтне Пётр I дәвам иткән. Тик халкым, көчен, хәтта гомерен дә кызганмыйча, үз телен, динен саклап калган.

Совет чорында да җиңел түгел иде. Урамда татарча сөйләшкән кешеләргә руслар тарафыннан шелтә белдерелгән очраклар да күп булды. Менә шуңа күрә татар кешесе туган телендә рәхәтләнеп сөйләшергә кыенсына да инде, минемчә. 

Бу күренеш дин белән дә бәйледер, дип уйлыйм мин. Мөселманнар элек-электән тыйнак халык булган: кычкырып сөйләшмәгән, кычкырып көлмәгән. Дин шулай кушкан.

Биш-ун ел элек мәктәпләрдә татар теле атнасына 3 – 4, ә әдәбият ике дәрес итеп укытылды. Тугызынчы сыйныфтан соң татар телле укучылар гына түгел, рус теллеләре дә имтихан тапшырды. Беркем дә зарланмады, ата-ана да ризасызлык белдермәде. Кызганыч, түрәләр телебезне ирекле рәвештә өйрәнү мөмкинлегенә калдырдылар. Мәсәлән, кайбер укучылар, татар телен яхшы белүләренә дә карамастан, үз теләге буенча рус төркеменә языла,  хәтта телне өйрәнүдән баш тарта ала. Шундый очраклар да күзәтелә: бала туган телне өйрәнү төркемендә калырга тели, ә ата-аналары, мәшәкатьтән куркып, аны рус төркеменә күчерәләр. Телне өйрәнүдән баш тартканнары, үз телен өйрәнмичә, татар була торып, «туган (рус) тел» дип аталган төркемдә укый. Аларның ата-аналары нәрсә уйлый икән? Кайда телең, динең белән горурлану хисләре? Шуңа исем китә. Бит туган телгә, туган халыкка мәхәббәт хисләре уятучылар – иң беренче чиратта, ата-аналар. Минемчә, бала туган телендә генә үз ата-анасына, туганнарына булган җылы хисләрен җиткерә ала. Гаиләдә, татар теленә хас  булган күркәм гадәт буенча  туганнарга, исемнәре белән эндәшмичә, «апа», «абый»,  «энем», «сеңлем» дип дәшү дә туганлык хисләрен тагын да арттыра. Чит телдә сөйләшеп, ата-ана  балаларын, оныкларын шундый җылы хисләрдән мәхрүм итәләр ич!

Телебездә сөйләшүчеләр санын кимүгә  китерүче тагын бер күренеш – катнаш никахлар. Шәхси тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: татар кызы башка милләт вәкиленнән булган егеткә кияүгә чыкса, үз баласы белән, теләгән очракта, рәхәтләнеп үз телендә аралаша. Ә татар егете, башка милләт вәкиленнән булган кызга өйләнсә, башлыча бала әтисе телен дә, динен дә югалта. Гаиләдә ир кеше баш дисәк тә, бу очракта әни кеше ота. Чөнки бала әнисе белән вакытын күбрәк үткәрә, аралаша.

Бервакыт әтисе – татар, әнисе рус милләтеннән булган бер баланы яныма чакырып алдым, безнең арада (русча) шундыйрак сөйләшү булды:

– Руслан, ник син татар телен өйрәнергә теләмисең? Күрәсең, башка милләттән булганнар да теләп өйрәнә, ә синең әтиең –татар!

– Миңа татар теле кирәк түгел, мин – рус!

– Мин синең дәү әтиеңне әйбәт белә идем, администрациядә бергә эшләдек. Татар телендә ул шундый дөрес, матур итеп сөйләшә иде ки, хәйран калырсың! Гомере буе балаларым дип янып-көеп яшәде, иртә китте. «Оныкларым үз туган телләрен белми, диннәре дә, телләре дә юк дип сиңа рәнҗеп ятса, оятын кая куярсың? Шул турыда уйлап кара әле!» – дигән идем. Кызым безнең сөйләшүне бер читтә тыңлап торган икән.

Вакыт узды, ни хикмәт, бу малай үзгәрде, туган телен тырышып-тырышып өйрәнә башлады. Димәк, дөрес нәтиҗә ясады, минем сүзләремне дөрес аңлады. Димәк, теләгән кешегә  укытучы сүзләре тәэсир итә! Бу хәлне күзәтеп торган кызым: «Әнием, укытучы һөнәрен дөрес сайлагансың!» – дип әйтеп куйды бервакыт…

Еллар узган саен, балаларга күбрәк ирек бирелә бара. Советлар чорында үрнәк алу өчен В.И.Ленин гаиләсе, октябрят, пионер, комсомол оешмалары бар иде, бүгенгесе көндә аларның берсе дә юк. Аларны алыштырырлык үрнәк тә юк. Кызганыч!

Элек балалар тирән мәгънәле тәрбияви фильмнар, мультфильнар, әкиятләр карап үссә, хәзерге чор балалары чит илдән кертелгән куркыныч, мәгънәсез тапшырулар карый, компьютерда миңгерәткеч уеннар уйный. Үзара аралашырга да вакытлары калмый. Татар телен әйтәсе дә юк, рус телендә рәтләп сөйләшә алмыйлар – сүз байлыклары сай! Бу рухи ярлылык яшь буынның китаплар аз укуыннан яки бөтенләй укымавыннан да килә.

Ата-ана кечкенәдән артык ирек биргәнгә, үсә төшкәч, балалары үзләрен тыңламый башлый. Юкка гына борынгылар: «Баланы сәкегә аркылы ятканда тәрбиялиләр», –дип әйтмәгәндер?!

Элегрәк авыл балалары татарча матур итеп сөйләшә иде. Ә хәзер, мәктәпләрне комплектлаштырабыз дигән булып, авыл мәктәпләрен ябып, районнарга алып килеп укыталар. Ул балалар да үзара русча сөйләшә. Димәк, шәһәрләр, районнар гына түгел, татар авыллары да руслаша бара.

Шулай итеп, бөек Тукаебыз, әби-бабаларыбыз зур кыенлыклар белән саклап килеп, безгә мирас итеп калдырган туган телебез җиңел генә юкка чыгар микәнни?

Милли тел – милләт җаны! Тел бетсә, милләт тә юкка чыга бит. Нәрсә эшли алам соң мин синең өчен, туган телем?

Мәктәбебез ишегалдында унбиш еллап «Нәүрүз», «Карга боткасы» бәйрәмнәре оештырам: саф һавада казанда төрле ярмалар кушып, ботка пешерәбез, унбишләп үлән кушып, хуш исле чәй кайнатабыз, туган телебездә рәхәтләнеп аралашабыз, җырлыйбыз, биибез, шигырьләр сөйлибез. Бу чараларда башка милләт вәкилләре дә теләп катнаша.

Ун еллап «Посёлокның искиткеч кешеләре» дигән клуб белән җитәкчелек итәм. Район китапханәсендә бистәбезнең үз эшләрен яратып башкаручы төрле һөнәр вәкилләре белән ике телдә очрашулар оештырам, тамашачыларым – мәктәбебез укучылары.

Күптәнге тагын бер хыялымны тормышка ашырдым: сыйныф кабинетында әби-бабаларыбыз кулланган борынгы көнкүреш әйберләреннән, кием-салымнан  торган күргәзмә ачтык,  мин үзебезнең өйдә сакланып калган истәлекләремне шунда урнаштырдым (алар арасында дусларым, туганнарым бүләк иткәннәре дә байтак. Кайбер экспонатлар хәтта район музеенда да юк!) Почмагыбыз белән мәктәбебез укучыларын, килгән кунакларны таныштырабыз, аны материаллар  белән һәрдаим тулыландырып торабыз.

Алга таба район үзәгендәге генә түгел, авыллардагы талантлы олы буын вәкилләрен дә чакырып, халык җырларына, йола, гореф-гадәтләребезгә, бәйрәмнәребезгә багышланган шундый кичәләр оештыруны күздә тотам.

Шәхси китапханәм сүзлекләргә, ике телдәге әдәби әсәрләргә, элеккеге пластинкаларга, дискларга бай. Аннан укучыларым гына түгел, аларның ата-аналары, әби-бабалары да бик теләп файдалана.

Укучыларым, балаларым белән төрле милли бәйгеләрдә катнашабыз, югары үрләр яулыйбыз. Мәсәлән, быелгы уңышларыбыз: районыбыз үткәргән якташыбыз Туфан ага Миңнуллин бәйгесендә, Тукаебызга, туган телгә багышланган бәйгедә, «Халыклар бердәмлеге» бәйгесендә беренче урыннар, республикабыз оештырган «Авыл булса, мин дә булам», «Тукай рухы – ядкярләрдә» бәйгеләрендә икенче урын яуладык.

Алга таба да телебезне пропагандалау өлкәсендә хәлдән килгәннәрнең барысын да эшләячәкбез!

Шулай итеп, уйлавымча, һәр татар гаиләсе балаларын, оныкларын үз телләрен, халкын, гореф-гадәтләрен яратырга, хөрмәт итәргә, үз телләре  белән горурланырга өйрәтсә, үзара татарча аралашса, туган телем яшәячәк!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.