Логотип Магариф уку
Цитата:

Тел милләтне саклармы, милләт телне яклармы?

Тел мәсьәләсендә сүз чыкса, без мәктәп ягына борылып карыйбыз. Янәсе, анда безнең балаларны хәреф танырга, сөйләшергә өйрәтәләр, телебезнең сагында да мөгаллим затлар торырга тиеш. Татар гаиләләрендә...

Тел мәсьәләсендә сүз чыкса, без мәктәп ягына борылып карыйбыз. Янәсе, анда безнең балаларны хәреф танырга, сөйләшергә өйрәтәләр, телебезнең сагында да мөгаллим затлар торырга тиеш. Татар гаиләләрендә бишек җыры онытылып барган бер чорда, суда бата башлаган кеше агач ботагына тотынган кебек, мәктәпкә йөз боруыбыз табигый. Алар безнең өмет, ышанычыбызны аклыйлармы икән соң? Белем бирү учакларының да төрле юнәлештә эшли торганнары бар. Без шуларның берсендә – Казандагы 149 нчы лицейда булып, директор, Татарстанның атказанган укытучысы Фирдәүз Вафина белән әңгәмә кордык.
– Фирдәүз Габделнуровна, Сез җитәкләгән лицей Казандагы татар телендә белем бирү учакларының берсе булып тора. Узган гасырның туксанынчы еллары татар телендә уку-укыту, ана телебездә төрле чаралар үткәрү юнәлешендә шактый киң мөмкинлекләр ачты һәм хәтердә матур сәхифәләр калдырды. Сез дә мәгариф өлкәсенә шул дулкын белән килеп кергән педагог. Сүзне шул заманнардан урап башласагыз иде.
– Дөрестән дә, нәкъ моннан 30 ел элек 1992 елның 1 сентябрендә безнең уку йорты мәктәп-гимназия булып ачылган булса, 1998–2007 еллар дәвамында күренекле галим, милли тәрбия өлкәсенә кагылган бик күп җыентыклар авторы Айдар Маликович Низамов тырышлыгы белән ачылган татар-төрек лицее буларак танылган иде. Шул елларда биредә берьюлы берничә телне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Педагоглар коллективы әзерләгән уку планы нигезендә балаларга татар, рус, төрек, гарәп, инглиз телләре өйрәтелә. Хәтта аерым фәннәр татар һәм инглиз телендә укытыла, укучыларга телләрне өйрәнгәндә чит илдән килгән педагоглардан белем алу мөмкинлеге дә була. 2000 елларда лицейда билингваль һәм полилингваль укыту буенча зур тәҗрибә туплана һәм республикабыздагы башка мәктәпләргә дә таратыла. Шул юнәлештәге актив эшчәнлек нәтиҗәсендә лицей коллективы 2006 елда Россия Президентының 1 миллион сумлык грантына лаек була.
Ике елдан соң лицейда төрек төшенчәсе төшеп калгач, ул инде үзенең эшчәнлеген татар телендә белем бирүче лицей буларак дәвам итә. Ләкин нинди сыйфатлама астында эшләсә дә, мәктәпнең үз кыйбласы булды, шунысы сөендерә: бүген дә уку йортыбыз милли мәгарифкә тугры булып кала.

– Белгәнебезчә, илдәге алышынып торучан вазгыять мәгариф системасына да үзгәрешләр алып килде. Аның Сезне дә әйләнеп узмаганын беләбез. Шулай да укытучылар милли рухны ни дәрәҗә саклап кала алды? Башка милләт балаларының, ата-аналарның татарча укытуга мөнәсәбәте нинди?
 – Мәгариф системасына кагылган кырыс үзгәреш җилләренә бирешмәскә тырышабыз. Безнең уку йорты һаман да үзенең милли йөзен саклый, дия алабыз. Татар халкының бай тарихи мирасын барлау һәм өйрәнүдән тукталганыбыз юк. Табигый ки, татар мохитендә – авыл җирендә туып үскән балалар белән шәһәр баласын чагыштырып булмый. Лицейга, әти-әниләре татар милләтеннән булуга карамастан, ана телен белмәгән һәм катнаш гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар да килә. Бүгенге көндә шуны истә тотып эш итмичә булмый. Безнең максат – мәктәп кысаларында тел мохите, милли тирәлек булдыру аша укучыларны мөмкин кадәр татар телендә аралашуга күнектерү. Әйткәнемчә, бездә микрорайонда яшәүче төрле милләт балалары укый. Шуңа карамастан алар әти-әниләрнең гаризалары нигезендә туган телне фән буларак татар телен һәм татар әдәбиятын укыйлар. Балаларын милли рухта тәрбияләү, татар теленә өйрәтү максаты белән безгә укырга кертергә теләгән әти-әниләрнең саны елдан-ел арта бара икән, моны аларның телебезгә булган уңай мөнәсәбәтен билгели торган күрсәткеч дип санарга була.
– Мәктәпләр арасында көндәшлек дигән әйбер бар. Ата-аналар балаларын дәрәҗәле белем үзәкләренә бирү ягын карыйлар, ә гадәти мәктәпләрдә «очраклы» укучылар кала кебек. 149 нчы лицейның укучыларны үзенә җәлеп итү өчен башкалардан нинди өстен яклары бар?
 – Мәктәпләр арасында күпмедер дәрәҗәдә көндәшлек булырга тиеш. Һәр мәктәпнең үз йөзе, аерым бер өлкәдә өстенлеге, үзенә генә хас үзенчәлеге бар, бу – шатлыклы күренеш. Конкурентлык ул уку йортының алга таба үсешенә уңай йогынты ясый, яңалыкка этәрә. Республика күләмендә уза торган төрле конкурсларның  да йогынтысы зур. Төрле конкурсларның Гран-при иясе булган «Ислах» балалар үзидарәсе, лицей тормышын, төрле халыкларның бердәмлеген яктырткан, «Күпмилләтле Казан» конкурсында җиңүче исеменә лаек булды.
 Балаларда милли үзаң формалаштыруда без, нигездә, педагогика фәннәре кандидаты Айдар Низамовның «Милли тәрбия бирү концепциясе»нә таянып эшлибез. Анда, халык педагогикасының иң йогынтылы алымнары белән беррәттән, инновацион технологияләр куллануга да киң урын бирелә. Лицейда меңнән артык бала укуга карамастан, һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен, эчке халәтен, кичерешләрен күзаллап, бер генә укучыны да читтә калдырмыйча, күпкырлы эш алып барыла. Укытуның бер сменада оештырылуы, башлангыч мәктәпнең тулы көн режимында эшләве балаларга, үз ихтыяҗларыннан чыгып, өстәмә белем алу, сәләтләрен үстерү өчен уңай мөмкинлекләр тудыра. Минемчә, лицейның йөзен билгеләүче бер үзенчәлеге менә шунда.
 – Балаларга төпле белем бирү мәктәпнең ныклы материаль-техник базасына һәм гыйлемле мөгаллимнәргә нигезләнә. Хакимият соңгы елларда заманча белем бирү үзәкләре булдыруга йөз тота. Аларга иң тәҗрибәле һәм креатив фикерләүче кадрларны тупларга омтылалар. Мондый шартларда педагогик коллективны таркатмыйча саклап тоту һәм аны бер максатка юнәлдерү җитәкчедән зур осталык таләп итәдер.
– Укыту-тәрбия эшчәнлеген бүгенге заман таләпләренә җавап бирерлек итеп алып бару өчен, мәктәпнең инфраструктурасы, ныклы материаль-техник базасы булу һәм үзенең һөнәренә тугры булган кадрлар туплануның зарурлыгын һәрберебез аңлыйбыз. Бу яктан караганда, безнең үзебездә дә укыту-тәрбияне югары дәрәҗәдә алып бару өчен тиешле шартлар тудырылган: кабинетлар интерактив такталар, панельләр һәм компьютерлар белән җиһазландырылган, балаларга робототехника белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар. Хореография һәм спорт заллары булу – шулай ук балаларның сәләтләрен үстерүдә мөһим фактор. Лицейдагы үзенә генә хас җылы мохит укучыларга белем алуга омтылу өчен рухи җирлек булып тора, ә педагогларны, балаларга тиешле белем биреп, аларның уңышларын күрүгә илһамландыра. Тәҗрибәле укытучылар янына яшь белгечләрне тарту максатыннан, Казан педагогия көллияте, Казан федераль университеты белән килешү нигезендә хезмәттәшлек итәбез. Лицейны тәмамлаган укучыларыбызга республиканың махсус программасы нигезендә КФУда укырга юллама бирәбез. Һәр елны коллективка яшь белгечләрне кабул итеп, алар белән бергә без дә заманча технологияләргә өйрәнәбез. Укытучылар үзләре дә һөнәри яктан үсәләр, тәҗрибә туплыйлар, төрле конкурсларда катнашып, чыныгу алалар һәм безнең бердәм коллективта төпләнеп калалар.
Укытучыларның эшенә бәя бирү, аларның абруен күтәрү максатыннан, һәр елны август аенда уза торган педагогик киңәшмәдә төрле номинацияләр буенча җиңүче педагогларны билгелибез, нәтиҗәле эшләгән мөгаллимнәребезне, мәктәп күләмендә чаралар үткәреп, аерым хөрмәтлибез.
– Сыйныфларда булганда, үз тирәгезгә балаларны яратучы, милләтебез, аның киләчәге өчен янып-көеп йөрүче укытучы, тәрбиячеләрне туплавыгыз күзгә ташлана. Шундыйларның берсе Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновның апасы Нурания ханым Дәүлиева булды. Аның бирегә башлангыч сыйныф балаларына гыйлем бирер өчен көн дә шәһәр читендәге Дәрвишләр бистәсеннән килеп эшләп йөрүе гаҗәпләндерде дә, сокландырды да...
– Дөрестән дә шулай, Нурания Гыйльметдиновна кебек ерактан йөреп эшләгән укытучылар байтак бездә. Бу – мәктәпкә, үзе укыткан балаларга тугрылыкның бер үрнәге. Өлкән буын педагоглар шулай тәрбияләнгән инде. Лицейда, гомумән, матур милли мохит хөкем сөрә, коллектив дус-тату, укучылар да тәртипле. Безне аңлый торган әти-әниләр булу да – милли уку йортында эшләүче хезмәткәрләр өчен бик зур стимул. Әле, шаяртып, безнең лицейны «филармониянең филиалы» дип тә йөртәләр, чөнки күп кенә танылган эстрада җырчыларының балалары бездә укый. Җырчы, музыкант әти-әниләрнең елына берничә тапкыр коллектив өчен төрле бәйрәмнәр оештыруы үзе генә дә замана каршылыкларына бирешми эшләүче укытучыларыбызга рухи көч өсти.
 – Без Сезнең, рус балалар бакчасында беренче татар балалары төркемнәре ачып, бик күп гаиләләрне шатландырган чакларыгызны беләбез. Нарасыйны нинди сукмакка юнәлтсәң, шуннан атлап китә бит ул. Әлеге татар төркемнәре ачу уен, телгә, милли мирасыбызга булган мәхәббәтне күңелегезгә кем салды? Аның тамыры кая тоташкан соң?
 – Татарстаннан читтә – татар халкының үзенчәлекле якларын, телен, тарихын барлык нечкәлекләре белән саклап калган Мари Иленең Бәрәңге районы җирендә үсәргә, белем алырга насыйп булды үземә. Гаиләдәге татар мохите, татар мәктәбендә укуым, туган телебездә аралашу, бала вакытымнан ук сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк булуым, күрәсең, үзенең уңай йогынтысын ясамый калмагандыр. Укытучы һөнәрен яратырга этәргән туганым, беренче укытучым Нурания апам Насыйрова һәм белем орлыкларын салган Портянур урта мәктәбе булса, бу һөнәрнең тирән мәгънәсен күңелгә сеңдерүче, халкыбызның сәнгате, мәдәнияте аша милли рухта тәрбияләүче Арча педагогия училищесы (көллияте), аның кабатланмас укытучылары дип таныйм. Төркем җитәкчебез, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә апа Исхакованы аеруча сагыну хисләре белән искә алам. Мин бу уку йортына, шул чорларда эшләгән остазларыма әле дә чиксез рәхмәтле!
Дөрестән дә, узган гасырның 90 нчы еллар башында 191 нче балалар бакчасында татар төркеме ачуым да, немец телен тирәнтен өйрәтүче
72 нче мәктәптә рус балаларына татар телен укыту буенча гөрләтеп экспериментлар алып бару, соңрак бик зур каршылыклар белән 20 нче татар гимназиясен ачу да мине чыныктырды, милли мәгариф кырында алга таба барырга этәрде.
– Тәҗрибәле укытучылар ышыгында укучылар да фән олимпиадаларында, спорт ярышларында актив катнашырга һәм матур нәтиҗәләргә ирешергә омтылалар. Аларның уңышларын лицейның рәсми сайтында даими яктыртып барасыз икән. Биредә «Мәгариф» журналы катнашында узган «түгәрәк өстәл»дә укучыларыгызның уңышлары хакында горурланып сөйләвегез дә нигезле булып чыкты.
– Горурлансак, горурланырлыгыбыз бар инде. Каюм Насыйри бүләге иясе булган белем йортыбыз «Татарстанның иң яхшы мәктәбе» конкурсы призёры, Бөтенроссия бәйгесенең «Уңышлы мәктәп» гранты кысаларында җиңүче булды. Казанда уза торган «Татар кызы», «Татар егете» конкурсларында егет-кызларыбыз шул матур исемнәргә лаек булдылар. Болар бар да – балаларга милли белем-тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы эшләп килүебезнең бер чагылышы. Моннан тыш, Фернат Насыйбуллин җитәкләгән «Чулпан» татар яшьләр драма театрын алыйкмы, милләттәшләребез яшәгән һәр төбәктә популярлык казанган «Сорнай» фольклор-этнографик ансамблен алыйкмы – болар безнең лицейда актив эшчәнлек алып баручы коллективлар. Шулар булышлыгы белән лицей яшь буынны милли рухта тәрбияләүче үзәккә әйләнде. Бусы, мөгаен, уку йортының йөзен билгеләүче икенче үзенчәлектер.
Яңа буын укучыларыбыздан күп кенә егет һәм кызлар, мәктәптәге өстәмә белем дәресләрендә сәләтләрен үстереп, милләткә турыдан-туры хезмәт итүче белгечләр булып җитешәләр. Алар арасында «Шаян ТВ» балалар каналында тапшырулар алып баручылардан Җәмил Хәбибрахманов, Аяз Фазлыев, «Сәйяр» театр фестиваленең Гран-при иясе, чит ил мультфильмнарындагы геройларның сөйләмен татар теленә тәрҗемә кылып башкаручы Аяз Әһлиуллин, «Шаян ТВ» проекты җиңүчесе Венера Фасыйхова, Шаляпин һәм «Сәйлән» фестивальләре финалисты, «Созвездие – Йолдызлык» балалар бәйгесе җиңүчесе, «Сөембикә» операсында Үтәмеш хан ролендә чыгыш ясаучы Кәрим Галиев, халыкара Һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Камил Баһавиев һәм башкаларны хаклы рәвештә сәнгать өлкәсендә «буыннар чылбырын» дәвам итүчеләр дип таныйбыз.
Фән олимпиадаларына килгәндә дә укучыларыбызның укытучыларын һәм ата-аналарны шатландырырлык нәтиҗәләре бар. Татар мәктәбендә укучы татар кызы Мәрьям Нәҗипова узган ел рус теленнән халыкара олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды. Быел ул рус мәктәпләре өчен узган Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңү яулады. Татар теле һәм әдәбиятыннан республика, халыкара олимпиадаларда укучыларыбыз ел саен призёрлар исемлегендә. Агымдагы уку елының нәтиҗәләре дә сөендерә: региональ этапта төрле фәннәрдән җиңүчеләребез һәм призёрларыбыз бар.
Милли тәрбия-белем бирү тәрбиянең башка юнәлешләренә комачаулык тудырмый, фәкать ярдәм генә итә. Мәктәптә спортка һәм патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Яшь укытучы Рәнис Закиров җитәкләгән хоккей, футбол командалары үзебезнең Совет районында һәм шәһәрдә үткән уеннарның җиңүчеләре булды. Тәҗрибәле укытучыбыз Габделманик Хәйруллин балаларны патриотик юнәлештә тәрбияләүгә күп көчен сала. Укыту-тәрбия эшен лицейның элекке уңышларына таянып, аның укытучылары һәм укучылары үрнәгендә алып барганда гына яңа үрләргә ирешеп була!
 – Әле кайчан гына, мәктәптә балалар һәм ата-аналар катнашында төрле чаралар, бәйрәмнәр гөрләп уза торган иде.  Ул укытучы – укучы – ата-ана өчпочмагын ныгыту чарасы да булып торды. Ләкин хәзерге мәктәп тормышы үзгә. Һәркайда сак хезмәте, почмак саен камералар куелган. Шул коллективны билгеле бер кысаларда тота. Мондый вазгыятьтә лицейның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
 – Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләрендә дә саклык чаралары күрелде. Бу уртак таләп, дөрестән дә, укучыларны һәм безне аерым кысаларга кертте. Шуңа да карамастан мәктәптә укыту-тәрбия процессын акрынайтмыйча, актив эш алып барабыз. Ата-аналар, кызыклы шәхесләр белән очрашуларны элекке еллардагы кебек җанландырып җибәрсәк, ул һәммәбез өчен дә файдага булыр иде. Моның сәбәбе дә бар: лицейның 30 еллык юбилее якынлаша. Шушы вакыт эчендә бөртекләп җыелган уңышларны барлар чор бу. Лицейда төрле елларда эшләгән укытучылар, җитәкчеләр, укучылар, әти-әниләр белән җыелышып, алар үзара аралашса, хатирәләр яңартса, ничек күңелле һәм файдалы буласы.
Мондый чараларны оештыручы, үткәрүчеләрне дә ерактан эзләп йөрисе юк. Үзебезнең бүгенге укучылар һәм мәктәпне элек тәмамлаганнар арасында талантлы яшьләребез байтак. Шулардан берничәсен генә атап үтим: җырчы Илгәрәй, Г.Камал театры актрисасы Ләйсән Рәхимова, «Шаян ТВ» режиссёры Гөлназ Сәмигуллина, «Тамчы шоу» тапшыруының беренче алып баручысы буларак танылган Марсель Әхмәдуллин, «Сорнай» ансамбле солисты Сәйдәш Гыйләҗев. Укучыларыбыз арасында күп андый сәләт ияләре... Иң мөһиме: алар – безнең ватанпәрвәрләребез, милләтнең йөзек кашы булырдай затлар.
Балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә күңел җылысын салган, аларның киләчәгенә битараф булмаган, үз эшләрен яратып башкарган укытучылар, хезмәткәрләр, мәктәпкә ярдәм кулын сузарга әзер торган эшмәкәрләр, әти-әниләр, «мин – татар» дип горурлана торган укучылары булганда, лицей җитәкчесе Фирдәүз Габделнур кызының да йөрәгендә туган телгә, милләтенә булган олы мәхәббәт уты сүрелмәс, бары тагы да зуррак көч белән дөрләр.

Әңгәмәдәш – Альберт САБИР


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ