Логотип Магариф уку
Цитата:

Телчеләр мәйдан тотачак

Соңгы елларда милли телләргә никадәр генә кизәнергә тырышмасыннар, туган телләрнең, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятының киләчәк язмышы өчен ут йотып, кулларыннан килердәй булмаганны булдырырга тыры...

Соңгы елларда милли телләргә никадәр генә кизәнергә тырышмасыннар, туган телләрнең, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятының киләчәк язмышы өчен ут йотып, кулларыннан килердәй булмаганны булдырырга тырышып, җан атып йөрүче фидакарь затларыбыз бар әле, Ходайга шөкер. Беренче нәүбәттә, мәктәпләребезнең укыту программаларында татар теле һәм әдәбиятыннан сәгатьләр санын кыскартыпмы-кыскартуларына да карамастан. татар телчеләре бәйгесе уздыру традициясе әлегә яшәп килә. Мондый бәйге инде 2012 елдан бирле үткәрелеп киленә.

Ул «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Ел башыннан инде һәр муниципаль  районда, аннары зоналарда уздырылган иде инде ул. Аның йомгаклау этабында Татарстан районнарыннан – 72, Россия Федерациясе субъектларыннан15 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашкан иде. Инде менә тагын ун көннән Казанда әлеге Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класслары конкурсының финал этабы узачак. Ул мәркәзебезнең 27 нче татар гимназиясендә 28 – 29 март көннәрендә үтәргә тиеш. Йомгаклау этабында 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы үз осталыгын күрсәтергә җыена. Аларның кырыгы – Татарстаннан, шул исәптән  бишесе – Казаннан. Алар арасында 17 татар теле һәм әдәбияты,   рус теле һәм чуваш теле укытучылары – тугызар, 3 – мари теле, 2 удмурт теле укытучысы бар. Алардан тыш, Казанга илнең башка төбәкләреннән ун татар теле һәм әдәбияты укытучысының да килүе көтелә.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ