Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры артисты Әлфия Хәсәнова: "Театр сәхнәсенә атлавыма укытучыларымның йогынтысы бик зур" (Видео)

«Бәйрәмегез белән, укытучылар» сәхифәсен дәвам итеп, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова укытучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткерә.“Бу бәйрәм минем өчен бик мөһим көн! Үземнең дә әни...

«Бәйрәмегез белән, укытучылар» сәхифәсен дәвам итеп, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова укытучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткерә.

“Бу бәйрәм минем өчен бик мөһим көн! Үземнең дә әнием гомере буе укытучы булып эшләде, 46 ел балалар укытты. Мин аның кул астында беренче хәрефләрне таныган кеше. Шушы театр сәхнәсенә аяк атлавымда да үзебезнең татар теле укытучыларының йогынтысы бик зур.
Татар теленнән Мөнәзәхә апа Юнысова укытты. Ул безнең әниебез кебек иде. Җәй көне укырга бирелгән шигырь буламы, яисә берәр повесть яки роман буламы, без аларны көз килгәч хасиятләп сөйли торган идек. Шигырьләр укыганда һәрвакыт конкурс уздыралар. Һич мактанмыйча әйтә алам, кызлар арасыннан беренче урынны гел үзем ала идем. Егетләр ягыннан директор малае Габдрахманов Ренат беренчелекне бирмәде.
Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап Сабада укый башлагач та, безгә сугышта катнашкан бик атаклы татар теле укытучысы Тәскирә апа Бибарцева булды. Ул шул вакытта да сәхнәләрдән төшми иде әле. Аның сөйләгәннәре, кайларгадыр барып очрашуларының безгә йогынтысы бик зур булгандыр.
Бүген шушы вакытларга кайта-кайта әниемне, шушы укытучыларымны, кабат хәтеремдә яңарткан вакытта, әлбәттә, минем бу сәнгать юлына килүемә аларның өлешләре бик зур булган дип уйлап куям.
Барлык укытучыларны, шушы матур бәйрәмнәре белән чын күңелемнән тәбрик итәм! Шушындый вазгыятьтә аларга иң кирәклесе батырлык, тынычлык, саулык-сәламәтлек һәм шушы җаваплы хезмәтләрендә ялгышмыйча, безне тәрбияләгән чордагы кебек патриотик бурычларын онытмыйча, алгы көннәрдә үзләренә рәхмәтле булырлык, баш ия торган укучылар әзерләргә насыйп булсын. Авыр эшләрендә җиңеллек телим!” – ди Әлфия ханым.

К.Тинчурин театры артисткасы Әлфия Хәсәнова үзе дә шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Театрда 1979 елдан бирле эшли һәм берсеннән-берсе кызыклы, мәгънәле, истә калырдай рольләр тудыра. Без аның үзен дә шушы матур гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Киләчәк тормышында аңа нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, шатлык-куанычлар һәм әле бик күп еллар безне үзенең иҗаты белән шулай сөендереп торуын теләп калабыз!

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ