Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчуринда – “Сәйдәш” премьерасы!

Безнең өчен Сәйдәш кем ул? Символмы әллә инде легенда гына әйләнеп калган композитормы? Әллә бөтенләй онытылып барган дәверме? Бүген “ТАТМЕДИА”ның конференц-залында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәү...

Безнең өчен Сәйдәш кем ул? Символмы әллә инде легенда гына әйләнеп калган композитормы? Әллә бөтенләй онытылып барган дәверме? Бүген “ТАТМЕДИА”ның конференц-залында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәи комедия театры “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясен әнә шундый сорауларга җавап бирүдән башлады.
Бу спектакльдә Кәрим Тинчурин үзенең рухи туганы Салих Сәйдәшев белән очрашачак, - диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов. - Әмма спектакль моңарчы күрелмәгән яңа форматта куела. Шул уңайдан, Сәйдәш тә тамашачыга төрле еллардан багачак. Сәйдәш – фаҗигале елларда иҗат иткән шәхес, шуңа күрә аның әсәрләре дә сагыш һәм моңнан тора.
Әсәрнең авторы Луиза Янсуар пьесаны сәхнәгә куйганчы, бик күп төрле вариантларга тукталып караулары хакында әйтте. Сәйдәш образын аны биографиясе буенча сөйләштереп кенә ачып булмавы турында сөйләде.
Сәйдәш музыкасы мәңгелекме, әллә инде ул бүген безгә бөтенләй кирәк түгелме? Без үзебез кемнәр? Нигә җаннарыбыздан елдан-ел гармония югала.
“Сәйдәш. Йокысызлык” – беренче чиратта, әнә шул сорауларга җавап эзли. Спектакль безне тойгылар дөньясына чакыра: кеше, дәвер, галәм кайсы ноктада кисешә? Без бу лабиринтка керергә әзерме?
Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы 16, 17 һәм 18 нче декабрьдә (көнгә 3 тапкыр: 13:00, 16:00, 18:30 сәгатьләрдә) була. Рәхим итегез!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ