Логотип Магариф уку
Цитата:

«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты

Казанда «Төнге велофест»та катнашу өчен 3356 кеше теркәлде, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитетында. Гомумән алганда, велосипедчылар ТР башкаласы урамнары буйлап 17 ки...

Казанда «Төнге велофест»та катнашу өчен 3356 кеше теркәлде, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитетында. Гомумән алганда, велосипедчылар ТР башкаласы урамнары буйлап 17 километр юл узган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Велофестта катнашучылар 13 августта 20.00 сәгатьтә Беренче Май мәйданында җыела башлады. Биредә алар өчен сәламләү программасы оештырылган иде: Just brass төркеме чыгышы, фитнес-клуб инструкторларыннан махсус разминка, бүләкләр белән конкурслар.

Маршрут шәһәрнең тарихи өлешендә һәм елга буе районы буенча узды. Велосипедчылар өчен юлда 3 тукталыш оештырылган иде: «Казан» гаилә үзәге янында, «Ак Барс Арена» стадионы янында һәм «Урам» экстрим-паркында. Тукталышларда катнашучылар ял итә һәм капкалап ала алдылар.
Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саледан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.
Чара Казан мэриясе ярдәме белән Туризмны үстерү комитеты тарафыннан оештырылды.

Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ