Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасында Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә ачыла

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Мәскәүдә  РФ Иҗтимагый палатасында ТР Халыклар дуслыгы йорты әзерләгән, Бөек Ватан сугышы елларында СССР халыклары телләрендә нәшер ителгән листовкалардан һәм плак...

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Мәскәүдә  РФ Иҗтимагый палатасында ТР Халыклар дуслыгы йорты әзерләгән, Бөек Ватан сугышы елларында СССР халыклары телләрендә нәшер ителгән листовкалардан һәм плакатлардан торучы  күргәзмә ачыла.
Анда төрле халыкларның Советлар Союзы каһарманнары турында шул телләрдә язылган листовкалар карауга куелган.  Баш сәяси идарә тарафыннан 1943–1944 елларда бастырылган, Бөек Ватан сугышы фронтларында төрле халык сугышчылары арасында үз телләрендә таратылган листовкалар үзәктә тора.

Әлеге каһарманнар арасында татарлардан Илдар Маннанов, үзбәкләрдән Камал Пулатов, төрекмәннәрдән Айдогды Таһиров, грузиннардан Чичико Бенделиани, казахлардан Солтан Баймагамбетов әрмәннәрдән Гукас Мадоян, азәриләрдән Гафур Мамедов, кыргызлардан Дуйшенкул Шопоков һәм башкалар бар. Җәмгысы татар, башкорт, грузин, рус, үзбәк һәм башка халыклар телләрендә язылган 16 листовка бу.
Шулай ук төрле телләрдә язылган плакатлар да тәкъдим ителә. Алар арасында русчадан тәрҗемә ителгәннәре дә, союздаш һәм автономияле республикалар халыкларының үз телләрендә иҗат ителгәннәре дә бар. Әйтик, Кыргыз, Таҗик, Украин ССРдан тыш, Татарстан АССР, Чувашия ССРда чыкканнары да куела.

Бөек Ватан сугышы елларында СССР халыклары телләрендә дөнья күргән агитация материалларыннан күргәзмә бүген күпләргә билгеле булмаган сугыш сәхифәләренә яңабаштан күз салу, ул вакытта милли сәясәтне яңача уздыра башлауларын күрсәтү максатында  оештырыла.
Әлеге хакта безгә Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итте.
Рәшит Минһаҗ  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ