Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормышны «яңабаштан» башларга нәрсә этәрә?

Еш кына кешеләр кисәктән эш урыннарын үзгәртәләр дә  тормышларын «яңабаштан» башлыйлар. Мондый адым ясауда аларга яшьләре – киртә,  озак еллар буе корган  карьералары кызганыч түгел. Үз...

Еш кына кешеләр кисәктән эш урыннарын үзгәртәләр дә  тормышларын «яңабаштан» башлыйлар. Мондый адым ясауда аларга яшьләре – киртә,  озак еллар буе корган  карьералары кызганыч түгел. Үз тормышларын баштанаяк үзгәртергә җөрьәт иткән һәм үзләрен иң бәхетле кеше дип санаучыларның  тарихлары һәрвакыт кызыксыну тудыра. Тәвәккәл таш яра дигәннәре шул була.
Кузгалган күңел утырмый
Яшел Үзәннән Илдус Гайнуллин гомере буе ерак арага машина йөртүче булып эшләгән. Бүгенге көндә аңа 48 яшь.
«Яшьрәк чакта бу эшкә җиңелрәк карый идем. Өйдә беркем һәм берни тотмый, озак вакыт кайтып кермәсәң дә сүз әйтүче юк. Ләкин гаилә коргач, барысы да үзгәрде. Тормыш иптәшем белән балаларымны күрәсе килү теләге  күңелдән китмәде. Өйдәге җылылыкны үзең белән ерак юлга алып чыгып китеп булмый бит. Шулай да профессияне алыштырмадым. Күрәсең, озак вакыт руль артында йөргән кеше алай тиз генә «тимер дустыннан» аерыла алмыйдыр. Тормыш иптәшемнең һәрчак җылы сүз, тәмле ашлар белән каршы алуы да эш урынын алыштыру теләген артка чигереп килгәндер», – дип сөйләде ул.

30 еллап машина йөрткән Илдус әфәнде, бара торгач, барыбер  эшеннән киткән. Беләсезме, хәзер кайда эшли? Медицина учреждениесендә санитар булып. Бүгенге көндә ул, читтән торып, медицина көллиятендә медбрат белгечлегенә укый.
  Тагын бер мисал: Лилия Яруллина –  белгечлеге буенча чәч кисүче. Бу һөнәрне ул үзе теләп сайлаган һәм 34 яшенә кадәр чәчтарашханәдә  бик яратып эшләгән.
«Мин үзем хыялый кеше. Күрәсең, шуңа күрә матур образлар тудырырга яратамдыр да. Клиентларым да эшемнән һәрчак канәгать булды. «Кулың җиңел, булдырасың», – дип канатландырып тордылар», – ди ул.
Бер ел элек Лилия  кыз бала таба. Тормышындагы бу зур үзгәреш үз артыннан икенчесен алып килә. Кызының көннән-көн үсүен объектив аша күзәтә торгач,  яшь әни фотограф булып китә.
«Кызым тугач, аны бик еш фотога төшерә башладым. Бер көнне ирем: «Синең фотосурәтләрең бигрәк матур килеп чыга, бәби ялында фотога төшерү белән шөгыльләнәсең килмиме соң?» – дип әйтеп куйды. Озак уйламадым, фотога төшерү курсларын үтеп, тагын бер һөнәрле булдым. Хәзер яңа туган сабыйларны фотога төшерәм. Бу эшем тегесенә караганда да ныграк ошый үземә, чөнки әти-
әниләр белән күңелле мизгелләрне бергәләп кичерәм», – дип канатланып сөйләде Лилия.
Ә менә Казаннан гомере буе хастаханәдә лаборант булып эшләгән 68 яшьлек Зөлфия Гарифуллина яңа эшен лаеклы ялга чыккач тапкан.
«60 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Өйдә утырып көн дә узмый, күңелсез дә. Тәвәккәлләдем дә  яңа эшкә кердем. Хәзер ашханәдә сату өчен токмач җәям,  кисәм. Кирәк чакта хезмәттәшләремә булышып, салатлар да ясаштырам. Хатын-кыз өчен аш-су авыр эш түгел, куллар, Аллага шөкер, җырлап кына эшли», – дип, көлеп сөйли Зөлфия ханым.
Дөнья буенча күзәтсәң дә хезмәттә бу рәвешле 180 градуска борылышлар аз түгел. Менә танылган McDonald’s тиз туклану рестораннарына нигез салучы Рэй Крокны гына алыйк. Ул, үз бизнесын ачканчы, риелтор, коммивояжёр һәм пианист булган. 50 яшендә ресторан хуҗалары бертуган Макдоналдлар белән танышкан. Аларның тиз хезмәт күрсәтү концепцияләре Крокны бик сокландырган. Соңрак ул шундый ук рестораннар ачу хокукын сатып алган һәм үзенең ресторанын булдырган. Алга таба McDonald’s АКШта гына түгел, ә бөтен дөнья буйлап тарала.
Белгеч нәрсә уйлый?
«Әгәр элек гомер буе бер предприятиедә хезмәт кую дәрәҗә саналса, хәзер бер компаниядә 10 елдан артык эшләсәң, сиңа сәерсенеп карарга да мөмкиннәр», – диләр кадрлар буенча белгечләр. Алар фикеренчә, хезмәткәрнең инициативасы кимемәсен өчен, аңа эш урынын, вертикаль буенча булмаса, һич югы, горизонталь буенча уртача 5–7 елга бер үзгәртеп торырга кирәк. Гадәттә, «урта яшьләр кризисы» дип аталган психологик халәт 35–40 яшьләр тирәсендә барлыкка килә. Кеше үз тормышыннан тәм һәм ямь тап-мый, әрле-бирле сугыла, «Мин нәрсәгә ирештем?», «Барысын да дөрес эшлимме?», «Мин шундый тормыш турында хыялланган идемме соң?» дигән сорауларга җавап эзли башлый. Нәтиҗәдә эш көне дәвамында уй-фикерләр чуала, төшенкелек биләп ала, эшкә бару теләге юкка чыга, кайберәүләрнең сәламәтлекләре какшый башлый, һәм алар моны профессиональ эшчәнлек белән бәйлиләр... Нәкъ менә шушы вакытта эш урынын яки эшчәнлек өлкәсен алыштырырга карар кылалар да инде. «Хәзерге дөньяда үз тормышыңда нәрсәне дә булса үзгәртү өчен мөмкинлекләр күбәйде. Кеше исә тирәлеккә җайлашып эш итә. Һәркем тотрыклылык ярата. Менә үзгәрер өчен шактый энергия таләп ителә. Энергияне хисләр бирә. Шуңа күрә хисләр чиктән ашса, кеше хәрәкәтләнә башлый. Анда ашыгыч рәвештә нәрсәнедер үзгәртү теләге туа», – ди социаль психолог Ләйсән Гарифуллина.
Белгеч әйтүенчә, эш алыштыруның берничә сәбәбен атарга була: мөмкин булган дәрәҗәне яулаганнан соң тукталып калу, баштан ук дөрес профессия сайламау, күбрәк акча эшләү теләге, эштәге бертөрлелек, хезмәттәшләр белән авыр мөнәсәбәтләр, яшәү урынын үзгәртү, гаилә әгъзаларына игътибар җитмәү һәм башкалар. Бу –
 яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә күзәтелергә мөмкин.
«Яшь үзенчәлекләренә карамастан эшне алыштырасы килү теләге еш кына арыганлык билгесе булып тора. Шуңа күрә, беренчедән, озын ял алып тынычланыгыз, үз-үзегезне тыңларга-аңларга тырышыгыз. Икенчедән, эш урынын алыштырып, ашыкканлыгыгызны төшенсәгез, күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Өченчедән, төп киңәш: уңышсызлык турындагы уйларны башыгыздан чыгарып атыгыз. Моңа тормыш тәҗрибәсе дип кенә карарга кирәк», – ди белгеч.
КЫЗЫКЛЫ СОРАШТЫРУ
2019 елда Хедхантер тикшеренүләр хезмәте, 8 меңгә якын кеше белән сораштыру оештырып, аларның эш урыннарына һәм эшчәнлек өлкәләренә кагылышлы сораулар биргән һәм шушындый кызыклы нәтиҗәләр ясаган.
Бер урында бер елдан азрак эшләгән кешеләрнең 16 процентына,  7 елдан артыграк эшләгән кешеләрнең  19 процентына  «Мин арыдым, туйдырды барысы да» дигән уйлар  тынгы бирми икән. Шунысы кызык:  хатын-кызларга мондый уйлар, ир-атларга караганда, ешрак килә икән (чагыштырма 20 һәм 17 процент).
Фән һәм мәгариф, сатып алу, мәгълүмати технологияләр, эшче персонал, төзү һәм күчемсез милек өлкәсендә эшләүчеләрнең 70–75 проценты эш урыннарыннан канәгать. Ә менә карьера кора башлаучы яки студент, административ персонал, спорт, матурлык салоны, чимал чыгару, юрист, туризм өлкәсендәгеләрнең 15–30 проценты гына эшен үз итә икән.
Моннан тыш, 5 баллык шкала ярдәмендә (5 балл – бик әйбәт, 1 балл – бик начар) эштә нәрсә ошау яки ошамау турында белешкәннәр. Нәтиҗәләр шундый булган: 4,1 балл – компаниянең эшчәнлек өлкәсе; 3,8 – коллектив; 3,5 – хезмәт шартлары; 2,8 – хезмәт хакы; 2,6 – профессиональ үсеш һәм уку мөмкинлеге; 2,3 – карьера төзү мөмкинлеге.
Сораштыруда катнашучыларның 66 проценты якын арада эшләрен алыштырырга әзер булулары турында әйткәннәр, 28 проценты бу турыда уйлыйлар, ләкин әлегә тәвәккәлләмиләр.
«Ник эш урыныгызны алыштырмыйсыз?» дигән сорауга 55 проценты «әйбәт вариант таба алмамын дип куркам», 33 проценты «моның өчен уңай вакыт түгел», 16 проценты «компаниядә инде күптән эшлим» дип җавап биргән.
Эш урынын яки эшчәнлек юнәлешен төрле яшьтә үзгәртергә мөмкин. Ләкин яңа профессия сайлаган вакытта кеше өлкәнәя барган саен, аңа туры килә торган белгечлекләр исемлеге дә кыскара баруын онытырга ярамый. Иң мөһиме: үз мөмкинлегегезне һәм сәләтегезне аек бәяләп эш итегез.
Диләрә Батршина

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ