Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Фәннәр академиясендә Түгәрәк өстәл

Бүген ТР Фәннәр академиясенең Кече залында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Җыен» фонды белән берлектә «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Гали Чокрый», «Мәҗит Гафури» һәм «Р...

Бүген ТР Фәннәр академиясенең Кече залында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Җыен» фонды белән берлектә «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Гали Чокрый», «Мәҗит Гафури» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясеннән Гали Рәхим һәм Галимҗан Шәрәфкә багышланган китапларны тәкъдим итүгә багышланган «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» дип аталган Түгәрәк өстәл уза.
Бирегә фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары, әдәби җәмәгатьчелек һәм журналистлар чакырулы.
Әдәби чарада Гали Чокрый һәм Мәҗит Гафуриның Башкортстандагы музейлары белән бәйләнешкә керү күздә тотыла.
Татар халкы танылган шәхесләргә бай, аларның мирасын өйрәнү, халкыбызга җиткерү җитди бурыч булып тора. Тәкъдим ителә торган китаплар әнә шул максатка хезмәт итә, ди галимнәр.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ