Тубылдагы татар мәктәбенә — 100 ел
Бездә кунак бар: «Мәгариф» журналын мәктәп юбилеена чакыралар. Бүген редакциябезгә Төмән төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институтының социаль дисциплиналар кафедрасы доценты Рафаэль Гадиев килде. ГАДИЕ...
Бездә кунак бар: «Мәгариф» журналын мәктәп юбилеена чакыралар. Бүген редакциябезгә Төмән төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институтының социаль дисциплиналар кафедрасы доценты Рафаэль Гадиев килде.
ГАДИЕВ РАФАЭЛЬ ГАЛИМҖАН улы – галим, мәгърифәтче, Россиянең мәгариф отличнигы.
Рафаэль Галимҗан улы себер кунагы. Ул 1954 елның 26 маенда Төмән өлкәсе Чыкча авылында тугыз балалы ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән. Гомере Себер яклары белән бәйле булса да, тамырлары Татарстанга тоташкан Р.Гадиевнең. Әнисе Нәфисә Гыйльман кызы белән Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Төмән якларына кайчандыр Лениногорск районының Урмышлы авылыннан күченеп киткән булган. Хәер, әйдәгез, аның үзе белән якыннанрак танышыйк. Бу килүендә аны нинди җилләр ташлады икән Казанга.
https://www.youtube.com/watch?v=1nvL5dBVM50&t=6s
Комментарийлар