«Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслары конкурсы башланды

28-29 март көннәрендә Казанның Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-классы конкурсының йомгаклау этабы уздырыла. Биредә педагоглар һөнәри осталыкта ярыша: мастер-класслар үткәрә, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим итә һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Конкурс «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Конкурсның максаты — Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген – 29 мартта «Хоррият» кафесында узачак, – дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Фото: https://mon.tatarstan.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.