Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак.«Мәгариф өлкәсенең һәр мәктәптә туган телләрне укыту өчен мөмкинлекләре бар. Бернинди...

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак.
«Мәгариф өлкәсенең һәр мәктәптә туган телләрне укыту өчен мөмкинлекләре бар. Бернинди акланулар, сәбәпләр булырга тиеш түгел. Яңа федераль белем бирү стандартлары барлыкка килде, шул исәптән, игътибар итегез – беренче тапкыр «РФ субъектының дәүләт теле» дигәне керде», - диде депутат.
«Сайтта инде эленеп тора: уку программалары, уку сәгатьләре билгеләнгән. Аларга үзгәрешләр кертеләчәк, башлангыч мәктәп өчен тагын 150, урта мәктәп өчен 300 сәгать өстәләчәк. Туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак. Кемдер өстәмә теләсә, вариатив өлеше дә арттырылачак», - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.
Ул РФ Мәгариф министрлыгы белән актив эш алып барылганын, тәрҗемәи дәреслекләр реестрга кертелгәнен искәртте.
Илдар Гыйльметдинов мәктәп директорларына мөрәҗәгать итеп, мәгариф өлкәсендә бүген илкүләм проект, федераль программалар нигезендә башкарылган эшләр турында өлкән сыйныф укучыларына мәгълүмат җиткерүне сорады.
«Педагоглардан ишетсеннәр – мәгариф өлкәсендә нәрсәләр эшләнгәне, дәүләтнең позициясе нинди булуын өлкән сыйныф укучыларына җиткерүне сорыйм», - диде.
Моннан тыш, Илдар Гыйльметдинов якын арада мәгариф тармагында төп проблема кадрларга кытлык булачагын искәртте.
«Вакыт узу белән кадрлар кискен җитмәячәген күрәбез. Нәрсә генә эшләмик, өлкән сыйныфта укучылар укытучылыкка атлыгып тормый», - диде Илдар Гыйльметдинов Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышында.
Аның фикеренчә, «Авыл укытучысы» федераль программасы гына бу проблеманы хәл итә алмый. Депутат яңа федераль проектларны формалаштыру эшенә кушылырга өндәде.
«Беренче чиратта, хезмәт хакын арттыру, соцпакет, арттырылган стипендияләр түләү, максатчан укыту, торак бирү кебек сорауларны карарга кирәк. Бу мәсьәләдә комплекслы караш мөһим», - дип белдерде.
«Мәктәптә төп кеше – зал, интерактив такта түгел, ә педагог. Шуны аңламасак, тырышлык бушка китәчәк. Кайбер районнарда да мәктәпләр буш калачак», - диде Илдар Гыйльметдинов. Депутат бу мәсьәләләр буенча эшче төркем булдырылганын әйтте.

“Татар-информ” МА материаллары буенча


Фото: https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ