Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телне укытуда заманча технологияләр куллану

Казан шәһәренең 182 нче лицеенда туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен «Туган телне укытуда заманча технологияләр куллану» дигән темага район семинары узды.Осиново бистәсенең  182 нче л...

Казан шәһәренең 182 нче лицеенда туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен «Туган телне укытуда заманча технологияләр куллану» дигән темага район семинары узды.
Осиново бистәсенең  182 нче лицеенда 2 меңнән артык бала белем ала. Анда барлык  шартлар да тудырылган: яхшы җиһазландырылган кабинетлар, спорт залы, ике бассейн, зур ашханә.  1 нче сыйныфларда унар параллель!
Семинар барышында туган тел һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта Эльвира Иванова тарафыннан Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясе буенча үткәрелгән дәрестә укучыларның матурлык төшенчәсенә карашлары үзгәрми калмагандыр, бик ямьсез кешенең дә матур була алуына төшенде алар.
1 нче сыйныфта «Сәламәтлек – зур байлык» дигән сыйныфтан тыш чара укучыларны гына түгел, хәтта без, укытучыларны,  да сәламәт яшәү кагыйдәләренә өйрәтте. 1 нче сыйныф укучысының «Салават күпере» дигән проекты кунакларны аеруча сокландырды. Кәгазьдән һәм катыргыдан ябыштырып эшләнгән бу йортлар, гаражлар, парклар макеты очраклы гына ясалмаган. Бала үзе яшәгән бистәне киләчәктә әнә шулай күзаллый икән. Укытучысы Гөлназ Равил кызы укучысының бу проект белән әле тагын да конкурсларда катнашачагын белдерде.
Семинарның ахырында «Туган тел» көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм тәкъдим ителде.
Рәмзия САДЫЙКОВА, 4 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ