Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсы башланды!

10–15 яшьлек балаларны «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсында  катнашырга чакырабыз!Шартлар бик гади:  Г.Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга.Аны гариза һәм «Гаилә...

10–15 яшьлек балаларны «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсында  катнашырга чакырабыз!

Шартлар бик гади:  Г.Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга.
Аны гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының тулысынча икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча 20 апрельгә кадәр юлларга кирәк. Хатта «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсына дип язу сорала.
Конкурс нәтиҗәләре «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының май санында игълан ителәчәк. Конкурста I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга конкурсны оештыручыдан бүләкләр биреләчәк.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ