Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай – Түбән Кама сабыйлары күңелендә

Тынмый сазың, моңлы сазың,Кем тыя алсын аны.Син яшәрсең, мең яшәрсең,Син – шагыйрьләр солтаны!Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны җиһанга биргән көн килеп җитте. Димәк, Тукай туган көн! Түбән Камадагы...

Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны.
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син – шагыйрьләр солтаны!
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны җиһанга биргән көн килеп җитте. Димәк, Тукай туган көн! Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышлап «Тукай – безнең күңелләрдә» дип исемләнгән бәйрәм уздырдык.


 Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Без сөекле Тукаебызны  беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.


Без бу бәйрәмгә балалар, әти-әниләр, педагоглар белән алдан ук әзерлек эшләре алып бардык. Әти-әниләр һәм балалар, гаиләдә Тукай әсәрләренә нигезләнеп, кул эшләре әзерләсә, бакчада педагоглар һәм балалар рәсем, кисеп ябыштыру алымнарын кулланып гаҗәеп матур картиналар ясады. Бу рәсемнәрне ясаганда  һәр баланың теләге искә алынды, ягъни төрле традицион булмаган алымнар кулланылды. Шул эшләрне йомгаклап күргәзмә оештырдык.


Сабыйларыбыз бу бәйрәмнән шигырләрен,әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы алалар. Балалар – яшь Тукайчылар, алар туган телебезгә, газиз, татар теленә Тукай кебек тугры булып үсәләр. Бәйрәмебезне шагыйрьнең  милләтебез гимны булган “ Туган тел” җыры белән төгәлләдек.
Халидә САБИРҖАНОВА,

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ