Логотип Магариф уку
Цитата:

Тынычланырга иртәрәк әле

Татарстанның баш санитар табибәсе Марина Патяшина белән Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгының брифингла...

Татарстанның баш санитар табибәсе Марина Патяшина белән Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгының брифинглар залында журналистлар белән Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлнең торышына багышланган матбугат конференциясе үткәрде.
Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург калаларында  коронавирус белән чирләүчеләрнең саны тагын арта башлау сәбәпле, халыкның берничә төрле категориясенә, шул исәптән хезмәт күрсәтү тармагында эшләүче гражданнарга мәҗбүри вакцинацияләү кертелүен ишеткән идек. Урындагы хакимият шушы юл белән әлеге өлкәдәге хезмәткәрләрнең 60 процентына  август уртасына кадәр прививка ясатырга исәп тота.
- Россиянең кайбер төбәкләре табиблары мондый чарага барганлыктан, – диде Татарстанның баш санитар табибәсе, - без ул вариантны да тикшердек. Әлегә гражданнарның кайбер категорияләренә мәҗбүри вакцинация уздыру ихтыяҗын күрмибез. Соңгы тәүлектә республикада  COVID-19  белән чирләүчеләрнең 31 очрагы теркәлде.  Үсеш тизлеге – 0,1 процент. Сәүдә үзәкләрендә, гомуми туклану урыннарында, аеруча төнге учреждениеләрдә, беркадәр иркенәю сизелә. Шундый 8 «төнге учак» ны  ябарга туры килде.
– Их, нигә прививка ясатмадым икән, – дигән көнгә кала күрмәгез, – дип, әңгәмәгә Казан каласының  сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков та кушылды. – Сез әлеге чир белән иң алдан күзгә-күз  очрашкан   табиблар «армиясен» генә күз алдына китерегез. Алар бернинди дару булмаган чорда да, халыкны дәваларга дип, әлеге чиргә каршы чыктылар. Хәзер медицина хезмәткәрләре бердәм булып прививка ясата, чөнки аларның да яшисе килә. Аннан котылу юлы әлегә шул гына. Ничек кенә  саклансак та ( ул  бик тә кирәк!), барлык авыручыларның 70 проценты  әлеге чирне өйдә йоктыра, чөнки без аны торагыбызга үзебез ияртеп кайтабыз. Ун катлы йортның без торган подъездында яшәүчеләрне аяктан егарга бер кеше дә  җитә. Күзәтүләремә таянып әйтәм: прививка ясатучылар авырган очракта да, аны җиңел кичерә. Барыбыз да исән-сау булыйк.
Әлеге чирне аеруча еш ияртә торган һөнәр ияләрен дә әйтеп узыйк. Алар – медицина хезмәткәрләре, укытучылар, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә, җәмәгать транспортында эшләүчеләр һәм ... шул транспортка утырып йөрүчеләр...
                                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ