Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама каласында – Нәүрүз бәйрәме

«Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, «Татар гаиләсе» җитәкчелеге, «Ак калфак» ханымнары, «Талир тәңкә ансамбле белән берлектә, татар халкының йөзен, милли ризыкларын, җыр-биюләрен, киенү...

«Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, «Татар гаиләсе» җитәкчелеге, «Ак калфак» ханымнары, «Талир тәңкә ансамбле белән берлектә, татар халкының йөзен, милли ризыкларын, җыр-биюләрен, киенү рәвешләрен чагылдырдылар. Театральләштерелгән күренеш, милли көйләр, матур биюләр белән бизәлгән бәйрәм чарасына барлык милләт вәкилләре дә зур әзерлек белән килгәннәр иде. Елның иминлеген, муллыгын теләп, тамашачыларны үзләренең милли ризыклары белән сыйладылар.


Дуслык телендә алып барылган кичәнең эчтәлеге дә, бизәлеше дә яз җитүгә, туган ягыбызга кошлар кайтуына шатлану хисләре белән сугарылган иде. Көн белән төн тигезләшеп, яз башлануга, гүя, табигать тә сөенде, кояш нурларын мулдан сипте... Ата-бабаларыбыз әйтмешли, Нәүрүз мөбарәк булсын, җирдә дым күп туплансын, чәчүләрне уңышлы башкарып, мул уңышлар үстерергә язсын!



 
 
 Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы.

Айрат СӘГЫЙТОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ