Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама тәрбиячеләре «Каз өмәсе»н гөрләтте

Татар халкының бик күп матур гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, буыннан-буынга күчеп, бүгенге көндә дә сакланып калган. Шуларның берсе – көз көнендә оештырылган «Каз өмәләре». Беренче кырпак кар төшү б...

Татар халкының бик күп матур гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, буыннан-буынга күчеп, бүгенге көндә дә сакланып калган. Шуларның берсе – көз көнендә оештырылган «Каз өмәләре». Беренче кырпак кар төшү белән авылларда каз өмәләре башланган. Хатын-кызлар бергәләп каз йолкыган, соңыннан каз мае белән майланган коймак белән сыйланганнар.
    
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, «Татар гаиләләре» фонды җитәкчелеге һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы ханымнары шушы йолаларны саклап калу, үстерү юнәлешендә зур эшләр башкара. Халыклар дуслыгы йортында шәһәребезнең Нурзия Рәшит кызы Мирхазова җитәкчелегендәге 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм бакчага йөрүче сабыйлар белән үткәрелгән «Каз өмәсе» – моңа ачык дәлил. Күз алдына китерүе дә искитмәле: әлеге балалар бакчасының татар теле белгече Халидә Әхмәтҗәвал кызы Сабирҗанова сценарийның һәрбер мизгелен уйлап төзегән. Әйтик, хуҗа белән хуҗабикәгә булышырга күрше-күлән, ахирәт дуслары җыелган, җырлый-җырлый өмә ясыйлар. Сөйләшкән сүзләре дә мөһим, үтемле: яшьләрне тәрбияли. Күмәк хезмәт бигрәк күңелле шул: эшне тәмамлап, зурлар, казларны көянтәләргә элеп, чишмәгә китүгә, әбекәй оныгын каурый сыдырырга чакыра. Ә ул – иптәшләрен, дусларын. Аларга биремне аңлатканда ук гореф-гадәт, йолаларыбыз хакында мисаллар китерә әбекәй... «Каз канатлары белән идән себерә идек, карга батып кергәч, өс киеменнән ябышкан карларны кагып төшерергә дә ярдәме тия иде. Күрегез әле, идәнне ничек чиста итеп себерә ул, бер тузан да калмый. Ә монысы нәрсәгә охшаган, күрегез әле? Әйе, каләм. Менә шуны карага манып язу язганнар. Ә без сезнең белән коймак майлый торган җайланма ясыйбыз бүген. Әниләрегезгә бүләк итәрсез. Күрегез әле ничек сыдырып алып була каурыйның йомшак йонын! Йомшак йоны да эшкә ярый, беләсезме нигә? Мендәр эченә салырга... Күп җыйгансыз инде мамыгын да, бигрәк булдыклы инде үзегез, мич коймагы пешереп сыйлыйм әле үзегезне, чишмә буеннан әнкәйләрегез дә кайтып җитәр». Әби чыгып китә. Малайлар (егетләр) килә. 

Бер-берсен сәламләп, мәкальләр әйтешәләр, шулвакыт зурлар кайтып керә... Әбинең коймагы пешкәнче, күңелле уеннар оештыралар, киләсе елга бәбкәләр тагын да ишле булсын дип, теләкләр тели-тели каз каурыйларын чәчеп кайталар... 

Чарага Түбән Камадагы Аксакаллар шурасы рәисе Васыйл Камалов, Шураның актив әгъзалары Суфиян Минһаҗев, Мансур Ганиев, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге вәкиле Айдар Хәмзин дә килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма комитеты директоры Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов – конгресс тарафыннан оештырылган һәр чарага да җаваплы караучы шәхес. Бу юлы да ул, чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, конгресс исеменнән бүләкләрен тапшырды. Үз чыгышында «Каз өмәсе»н видеоязмага төшереп, республикакүләм бәйгедә катнашырга тәкъдим ясады.

«Каз өмәсе» Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизовка да, тамаша кылган барлык кунакларга да бик ошады. Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре онытылмасын, киләчәк буыннарга да җиткерелсен иде дигән теләкләрен җиткерде алар.

 

Суфиян МИНҺАҖЕВ,


мәгариф ветераны, Түбән Камадагы Аксакаллар шурасы әгъзасы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ