Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама тәрбиячеләре проектлар яклый

Түбән Камадагы 49 нчы балалар бакчасында ел саен диярлек тәрбиячеләр өчен «Җиңү кайтавазы – Вехи Великой Победы» дип исемләнгән бәйге уздырыла. Быел исә аны зона күләмдә уздырдык.Бәйгегә Әлмәт, Чаллы,...

Түбән Камадагы 49 нчы балалар бакчасында ел саен диярлек тәрбиячеләр өчен «Җиңү кайтавазы – Вехи Великой Победы» дип исемләнгән бәйге уздырыла. Быел исә аны зона күләмдә уздырдык.

Бәйгегә Әлмәт, Чаллы, Зәй, Түбән Кама шәһәрләре балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләрдән 17 эш (проект һәм сценарийлар) кабул ителгән иде. Иң яхшы сценарий авторлары читтән торып бәяләнсә, проектларны якларга тәрбиячеләр үзләре килде. Мәртәбәле жюри әгъзалары Гөлнара Рафис кызы Әхмәтова, Гүзәлия Исрафил кызы Ягафарова, Нурзия Рашит кызы Мирхазова, Миләүшә Миңневакыйф кызы Шакирова һәр эшне җентекләп өйрәнеп, төгәл бәя бирделәр.

 
 

 
 
 
 
 
Бәйгедә катнашучылар Георгий тасмасыннан брошка ясау буенча мастер-класс аша осталыкларын арттырдылар. Шулай ук бакчабызда тәрбияләнүче нәниләр чыгышын да тамаша кылдылар, рухи байлык тупладылар. Балалар бакчаларында әхлаклы, ватанпәрвәр тәрбиячеләр булуы бик тә куандыра. Бу бәйге – аның ачык мисалы. Күкләребез аяз, илебез, күңелләребез тыныч, балаларыбыз исән-сау булсын. Ә безгә кабат тагын шундый бәйгеләрдә очрашып, тәҗрибә уртаклашып, дус яшәргә язсын.
 
Айзирә ШАКИРҖАНОВА,

Түбән Камадагы 49 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ