Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада милләтпәрвәрләр җыены

Тырышып, җиң сызганып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә безнекеләр. Сүзем Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге һәм «Ак калфак» ханымнары турында.Яңа елны каршылау алдыннан ел...

Тырышып, җиң сызганып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә безнекеләр. Сүзем Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге һәм «Ак калфак» ханымнары турында.
Яңа елны каршылау алдыннан еллык эшкә нәтиҗә ясау максаты белән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, президиум әгъзасы, Түбән Кама шәһәре Советы депутаты Рафис Миңневәли улы Мостафин белән берлектә, Ак калабызның милли җанлы, зыялы шәхесләрен эшлекле вә бәйрәмчә табынга җыйды.

Җыр, бию, шигъри тәлгәшләр гармун моңына үрелеп алып барылган мәҗлестә катнашкан һәрбер кунак Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башкарган мөһим гамәлләре, ирешкән уңышлары белән уртаклашты, фикер алышты. Киләчәккә план төзү йөзеннән тәкъдимнәр, карарлар кабул ителде. Ә инде еллык эшебезгә уңай бәяне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Радик Мөнәвир улы Шәйдуллин бирде. Ул үзенең чыгышында: «Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарган эше күз алдыбызда. Сокланабыз, киләчәктә дә бергә-бергә, бердәм эшләргә язсын!» – диде.

Чыннан да, шәһәребездә милләтпәрвәр шәхесләрнең күп булуы икеләтә шатлыклы. Яшь буынны тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне, йолаларны барлау, туган телебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә, беренчедән, сабыйларыбыз өчен үрнәк булсалар, икенчедән, һәрбер башлангычыбызны хуплаулары, куәтләп алулары, шундук ярдәм кулы сузулары белән без бәхетле. Киләчәктә дә шулай ярдәмләшеп, кулга-кул тотынып эшләргә язсын! «Бердәмлектә – көч!» – дип, тикмәгә генә әйтмәгән бит борынгылар. Бәрәкәтле гомер, исәнлек-саулык, зурдан-зур уңышлар телибез Сезгә! Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә дә шатлык тудырсын, бәхетле булыгыз!
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Кама шәһәренең 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ