Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада «Туган йортның сүнмәс учагы» конкурсы уздырылды (ФОТО)

Түбән Кама каласының Халыклар дуслыгы йортында төбәгебездәге милли-мәдәни автономияләре арасында 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Туган йортның сүнмәс учагы” (Пусть горит...

Түбән Кама каласының Халыклар дуслыгы йортында төбәгебездәге милли-мәдәни автономияләре арасында 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Туган йортның сүнмәс учагы” (Пусть горит огонь родного очага) дип исемләнгән муниципаль конкурс уздырылды.







Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, “Татар гаиләләре” фонды җитәкчелеге 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы педагоглары белән берлектә катнашып, җиңү яулады. “Сөембикә” кызлары үз презентацияләрендә милли ризыкларыбызның серләрен генә түгел, бөек халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатларын зур осталык белән чагылдырдылар. Чып-чын татар өен хәтерләткән сәхнә, тәрәзә төбендәге хуш исле яран гөле, чигүле ашъяулык, сөлге, кашага – боларның барысы да җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызының тырышлыгы белән булдырылды. Һәм алар башка милләт җәмгыятьләренең чыгышын да бизәделәр.
Бәйрәм төсмеренә әверелгән бәйгедән халыклар дуслыгына, бердәмлектә көч булуына янә бер кат инанып, шатланып таралыштык. Илебез тыныч, ризыкларыбыз мул булсын, яккан учакларыбыз сүнмәсен!


Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ