Укучыларда фәнне өйрәнүгә мотивацияне ничек арттырырга?

Бүгенге көндә укучылар арасында физика мәктәптә иң катлаулы фән дигән бик үк дөрес булмаган фикер яши. Физика фәненең ни дәрәҗәдә кызыклы һәм гади булуын «Серле сандык табышмаклары» дигән квест уены аша күрсәтәсем килә. Бу уен очраклы рәвештә генә тумады. Физика фәне буенча дөньякүләм уздырылган мониторинг, бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен ныклап өйрәнгәннән соң гына барлыкка килде ул. Әлеге уенны –
башлангыч сыйныфларда, фәнгә кереш буларак, фәнни гамәли кызыксыну уяту максатыннан, ә төп мәктәп укучыларына фән атналыкларында фәнне өйрәнүгә уңай мотивация булдыру максатыннан уйнарга кирәк. Инде тормыш тәҗрибәсен туплаган, төрле һөнәргә ия булган кешеләр арасында да әлеге уен бары тик уңай эмоцияләр генә тудыра.

Квест сүзе (инглизчә quest) эзләнү дигәнне аңлата. Безнең очракта укыту уены буларак түгел, ә эзләнүле уен буларак тәкъдим ителә. Ул физиканың төрле бүлекләре буенча төзелгән кызыклы тәҗрибәләрдән тора. Аның төп шарты: һәр тәҗрибә – табышмакка җавапны эзләүдә ярдәмче. Табышмаклар, кәгазьгә язылып, тәҗрибә эченә яшерелә. Уенчы аларны табу ысулын эзли, сандыкка салынган җайланмаларны кулланып таба һәм башка уенчыларга табышмакны укый. Әгәр катнашучылар табышмакның җавабын таба алмаса, уен дәвам итә. Җавап тиз табылган очракта җиңүче билгеләнә, ә әзерләнгән тәҗрибәләр тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителә. 

Алып баручы кызыклы тәҗрибәләрне ясап күрсәтә, катнашучыларга юнәлеш бирә. Алып баручы ролендә физика укытучысы булган очракта уенның нәтиҗәлелеге артачак.

1 нче тәҗрибә. Хуҗабикәләрнең аш-су бүлмәсендә киң кулланышта булган буш банка эченә музыка яңгырашлы балалар уенчыгы урнаштырыла һәм, махсус клапаны булган капкач белән ябылып, һавасы насос ярдәмендә суыртып алына. (Насос белән капкачлар, комплект буларак, йорт кирәк-яраклары кибетендә сатыла.) Насосның һәрбер тактыннан соң уенчыкның тавышы «сүнә» бара. Укучылар бары тик күзәтү алып бара.

2 нче тәҗрибә. Беренче тәҗрибәдә кулланылган банка эченә артык зур булмаган күләмдә һава белән кабартылган резин шар урнаштырыла. Укучылар насос эшләү барышында шарның кабара баруын күзәтәләр.

3 нче тәҗрибә. Ике буш пыяла шешә алына. Һава шары шешә эченә төшерелә. Алып баручы башта бер шарны, ә аннан соң икенчесен кабартып карый. Беренче шар җиңел кабара (уенчылар аңа пыяланы тишү өчен кулланыла торган борау ярдәмендә ясалган тишекне күрмиләр. Борау белән эш итү вакытында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәргә кирәк булуын истә тотарга кирәк!), икенче шар күпме генә тырышсаң да кабармый.

4 нче тәҗрибә. Балалар өчен борчаксыман конфетлар тутырылган пластик көпшәнең очларына төрле күләмле һава белән кабартылган шарлар кидерелә. Уенчылар азрак күләмле шарның күбрәк һавалы һава шарын кабартканлыгын күзәтә.

Күзәтүләр нәтиҗәсендә уенчыларда танып белү күнекмәләре булдырыла. Чөнки тәҗрибәләр барышында һәрбер уенчыда: «Ни өчен?» дигән сорау туа. Аңа тизрәк җавап эзләнелә башлый, гәрчә уенның максаты бу сорауга җавап эзләү түгел иде бит!

Беренче бирем. 10х8 см үлчәмле турыпочмаклык формасында (үлчәмен үзгәртергә мөмкин) ясалган кәгазьгә табышмак языла һәм табышмак язылган ягы белән аска каратып өстәлгә салына. Әйтик, теле юк, үзе аңлата. (Китап)

Кул белән кагылырга ярамый! Табышмакны уку ысулын табу өчен сандыкка салынган предметлар кулланыла. Сандыктан алынган предметны яңадан урынына салу кагыйдәсенең үтәлеше зарур. 

Тапкырлыкны тәҗрибәдә раслый алу нәтиҗәсендә уенчыларда регулятив гамәли күнекмәләр формалаштырыла. Чөнки табышмакны уку өчен беренчел фаразлар әйтелә, аннан соң гына тәҗрибәләр куела.

Сандыкка су эчү өчен кулланыла торган көпшәләр салына. Уенда катнашучылар аның ярдәмендә кәгазь белән көпшә арасындагы һаваны, көпшәнең бер очын авызга кабып, «суырып» алырга тиеш булалар. Җавапны яңгыратып карыйлар. Оештыручылар өчен сер – беренче этапта катлаулырак табышмак алына.

5 нче тәҗрибә. Җепселләренең юнәлеше капма-каршы булырлык итеп, ике кат бинт белән ябылган (уенчылар моны күрмиләр) ике пыяла стаканга бердәй биеклектә су салына. Алып баручы стаканның авызын учы белән нык каплап, төбе белән өскә таба әйләндерә. Бер стаканнан су агып чыга, ә икенчесеннән – юк. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, төсле сыеклыкны кулланырга мөмкин. Тәҗрибәнең хикмәте бинтларда төрле зурлыктагы тишемнәр булуда.

6 нчы тәҗрибә. Төрле формалы пыяла вазалар көпшәләр ярдәмендә үзара тоташтырыла. Беренчесенә сыеклык салына. Уенчылар сыеклыкның бер савыттан –
икенчесенә, икенчесеннән өчечесенә агып чыгып, бердәй биеклектә урнашуын күзәтәләр. Тәҗрибә (савытларның берсе бөке белән ябылып) кабатланыла. Инде сыеклыкның төрле биеклектә урнашуы күзәтеләчәк.

Икенче бирем. Сандыкка салынган әсбаптан файдаланып, төрле биеклектә, бер-берсеннән ерак урнашкан савытларның өскесеннән суны аскысына агызырга кирәк. Моны ничек эшләп булыр? (Чылбыр яки җеп ярдәмендә.)

Өченче бирем. Газета кәгазеннән тасма киселә, һәм аңа гади карандаш белән табышмак языла. Тасма зур саклык белән буйга төрелә. Төргәк уенчыга бирелә, әмма аны кул белән ачарга ярамый. Табышмакны уку юлын эзләп табарга кирәк. (Сандыкка салынган тәлинкәгә су салына, һәм тасма суга ташланыла. Ул үзеннән-үзе бөтерелеп ачылачак.) Табышмакка җавап эзләнелә.

Дүртенче бирем. Кайбер көпшәк матдәләргә сыеклык үзлекләре хас. Банкага көнбагыш орлыклары салына. Орлыклар арасына табышмак язылган кәгазь салынган шарчык яшерелә. Банка капкач белән ябыла. Капкачны ачмыйча гына, шарчыкны орлыклар арасыннан табарга кирәк, аннан соң гына капкачны ачарга рөхсәт ителә. Тик банканы күтәреп, астын өскә әйләндерергә ярамый. (Банканы тигез яссылыкта вертикаль күчәр тирәли әйләндереп, орлыкларда бүрәнкә ясала, шарчык өскә күтәрелә.)

7 нче тәҗрибә. Бу урында алып баручы, күзлек һәм перчаткалар киеп, тәҗрибәләрнең физиканың икенче бүлекләреннән булуын ассызыклый ала.

Геометрик үлчәмнәре бердәй булган пластик һәм металл көпшәләр алына (мондый көпшәләрне төзелеш материаллары сатыла торган кибетләрдән табарга мөмкин). Алып баручы ике бертөрле цилиндрик магнитны (магнитлар белән сату алып баручы махсус кибетләр эшли) көпшәләр буенча ирекле төшереп җибәрә. Уенчылар металл көпшәдә магнитның хәрәкәт вакытының пластик көпшә буенча хәрәкәте вакытыннан зуррак булуын күзәтәләр. Әмма аларга цилиндр формасындагы предметларның магнит булуы турында информация бирелми.

Бишенче бирем. Пыяладан ясалган ислемай шешәсе төбенең тышкы ягына табышмак язылган кәгазь ябыштырыла, ә эченә металл вагы салынып, су тутырыла. Шешә ябыла. Аны кулга алмыйча гына, табышмакны укырга. Игътибар! Алдан куелган һәрбер тәҗрибә табышмакны укуда ярдәмче булып тора.

Алтынчы бирем. Бүләкләр төрү өчен кулланыла торган тартмачыкта канцелярия пычагы ярдәмендә ерым ясала. Аның аша тартмачыкка бер очына сабаклары тимерчыбыктан ясалган чәчәкләр бәйләме беркетелгән тар ефәк яисә атлас тасма төшерелә. Тартмачык матур лента белән бүләк формасында төрелә. Лентаны сүтмичә генә, тартмачыкта яшерелгән табышмакны укырга. (Әлбәттә, сандыкка салынган магнит ярдәмендә.)

8 нче тәҗрибә. Бертигез күләмле һава белән кабартылган ике шар бертигез озынлыктагы җепләрдә бер-берсеннән берникадәр ераклыкта асып куела. Аларга йонга ышкылып электрланган нәзек 30 –
40 см озынлыгындагы пластик торба якынайтыла. Уенчылар шарларның торбадан һәм бер-береннән этелүен күзәтәләр.

Җиденче бирем. Кәгазь зур тартманың төбе аш-су әзерләүдә кулланыла торган фольга белән тулысынча каплана. Аңа үтәли күренмәле ябыштыргыч лента ярдәмендә табышмак язылган кәгазь ябыштырыла. Тартмага күп итеп фольгага төрелгән пенопласт шарчыклар салына, ә тартма плексигластан ясалган пластина белән каплана. Тарма төбенә яшерелгән табышмакны укырга кирәк. Алдагы тәҗрибә электр күренешләреннән булганга, сандыктан йон тукыманы алып, аның ярдәмендә пластина өслеген зур тизлек белән ышкырга кирәк. Шулай эшләгәндә, пластина һәм шарчыклар бердәй төрле корылмага ия булачаклар һәм бер-берсеннән «качачаклар». Тартманың табышмак язылган урыны ачыла, һәм аны аудиториягә күрсәтергә мөмкин.

Уен «Яктылык күренешләре» бүлегеннән кызыклы тәҗрибәләр белән баетылырга мөмкин. Һәрбер укытучы үзе методик яктан дөрес дип саналган тәҗрибәләрне куллана ала.

Алып баручы уен дәвамында уенчыларның игътибарын биремнәргә юнәлтә, һәрбер этапта анализ ясый. Нәтиҗәдә табышмакларга җаваплар катнашучылар тарафыннан кабатланыла һәм йомгак ясала. Бу – кульминацион момент. Барлык җаваплар да бер темага карый. Димәк, уенда җиңүче – әлеге теманы ачыклаучы! Җиңүче истәлекле бүләк белән бүләкләнә. Бүләкнең аерым бер кечкенә сандыкта бик астында булып, зур түземсезлек белән ачылуын көтү мизгелләре уенчыларда тагын да зур кызыксыну уята. Бүләк булып физика символикасы сурәтләнгән значок тора. Укучы әлеге бүләкне мәктәп букчасына яисә киеменә тага ала. Димәк, ул күңеле белән һәрвакыт уен мизгелләренә, уен вакытында туган сорауларга җавапны эзләүгә әйләнеп кайта ала. Ул яңадан сезнең белән күрешү мизгелләрен, физика фәнен өйрәнә башлауны зур түземсезлек белән  көтеп яши!

Гөлнара МИНҺАҖЕВА,
Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификация­сен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең өлкән укытучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.