Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы мотоблок белән бүләкләнде

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Таһир Сәмигуллинны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бүләкләде. Бүген Казанда «Язылган өчен мотоблок, телевизор, планшет һәм башка бүләкләр» акция...

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Таһир Сәмигуллинны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бүләкләде. Бүген Казанда «Язылган өчен мотоблок, телевизор, планшет һәм башка бүләкләр» акциясендә җиңүчеләрне кабул иттеләр. 
Акциядә 1000 нән артык гаилә катнашты.  Алар барысы да  Татмедиядә нәшер ителүче газета һәм журналларга язылганнар.
«Башка елларны төп бүләк итеп телевизор уйната идек. Басмаларны даими укып баручы әбунәчеләребезнең күбесе авылда яши. Моны исәптә тотып, быел җиңүчегә мотоблок тапшырабыз», - диде Шамил Садыйков.
Әлеге кыйммәтле бүләккә безнең укучыларыбызга яхшы таныш булган Таһир Сәмигуллин ия булды. Ул Арча районы Яңа Кенәр авылы  мәктәбендә физика укыта. 61 яшьлек мөгаллим «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын, «Арча хәбәрләре» һәм  «Шәһри Казан» газеталарын яздырып алуын әйтте.
«Мотоблок отуыма бик тә шатмын. Мин аны куллану әмәлен һичшиксез табачакмын һәм 100 процентка файдаланачакмын. Хуҗалыгыбыз зур. Ярты гектар җирем бар. Сыерлар, үгезләр, бозаулар асрыйбыз. Алар өчен көндә печән алып кайтырга кирәк. Киләчәктә мотоблокка арба тагачакмын», - диде укытучы.
Биектау районыннан Айгөл Фәттахова — планшет, ә Арча районыннан Гәүһәрия Гәрәева телевизор  оттылар.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ