Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы җаны нидән кыйнала?

Фән атналыклары уздыруны тарихтан башладык. Әле менә быел 3 декабрьдән 13 енә кадәр араны тарих һәм җәмгыять белеменә багышладык. Укучыларда иҗтимагый фәннәр белән кызыксыну уятырдай ничаклы чаралар ү...

Фән атналыклары уздыруны тарихтан башладык. Әле менә быел 3 декабрьдән 13 енә кадәр араны тарих һәм җәмгыять белеменә багышладык. Укучыларда иҗтимагый фәннәр белән кызыксыну уятырдай ничаклы чаралар үткәрдек. Шуның нәтиҗәсе буларак. атналык дигәнебез ункөнлеккә сузылды.  Кыскасы, Фән ункөнлегендә шактый зур эшләр башкарылды. Тик максатым мактану да, эш күрсәтү дә түгел. Эшләнгән эшләрдән нигәдер канәгатьләнү хисе алмадым. Ни өченме?!
Ун көнлек дәвамында укучыларга күпме мәҗбүри тест эшләтелде? (4 – 5 тест кына бит ул!) Өстән кушылган эшләрне эшләп өлгереп булмый торган заманда укытабыз. Укучыларга да күпме өстәмә эш бу?! Күпме вакыт сарыф ителә боларга? Без таләп иткәч, эшли инде укучы, ләкин аннан күпме белем ала икән ул? Анысын гына белгән кеше юк. Боларның барысы да кирәкме аңа? Контроль эшләрне киметү турында сүзләр йөри, дөрес, әмма әле аны чынбарлыкта күргән юк. Бу тестлар санының да контрольгә алынуына өмет итәсе килә. Укытучыга да иҗади эшләргә мөмкинлек калмады. Өстән кушылганны эшләп, тиешлесенә өлгереп булмый.
Тагын бер кәефем кырылган әйбер булды: үзем әзерләгән викторина сорауларына җаваплардан да тиешле нәтиҗә ала алмадым. Ни өчен хәзерге чор укучылары Михаил Девятаев, Пётр Гаврилов, Мәгубә Сыртланова батырлыгын, Муса Җәлилнең көрәштәшләрен, фронтовик язучыларны белми, районыбыздагы Ана һәйкәленең кемгә багышлануы белән кызыксынмый? Тарих укытучысы буларак минем генә гаепме бу? Без мәктәп укучысы булганда тарих укытучысыннан белдекме бу хәтле информацияне? Ул вакытта да тарих дәресе хәзергедәй атнасына ике генә сәгать керә торган иде бит инде ул. Юк, ул вакытта геройларга багышланган тантаналы отряд, дружина сборлары уздырылды. Комсомол оешмасына кергәндә зур имтихан тотып кабул ителдек. Ни кызганыч: үз каһарманнарын белми торган буын үсә.
Шушы сораулар җанымны кыйный... Башка коллегаларым бу нисбәттән нинди уй-фикердәдер тагын?
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ