Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыбыздан уңдык без

Укытучы – дөньяда иң олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләренең берсе ул. Ул – хәтта һөнәр генә түгел, ә тумыштан килгән, Ходай тарафыннан бирелгән сәләттер, мөгаен. Шуның өстенә гаять катлаулы да һөнәр бит ул...

Укытучы – дөньяда иң олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләренең берсе ул. Ул – хәтта һөнәр генә түгел, ә тумыштан килгән, Ходай тарафыннан бирелгән сәләттер, мөгаен. Шуның өстенә гаять катлаулы да һөнәр бит ул. Үзең дә гомерең буе укырга, белемеңне камилләштерергә, бар белгәнеңне үтемле итеп балаларга өйрәтә алырга, ә иә мөһиме, аларны лаеклы гражданнар итеп тәрбияләргә кирәк. Күпме осталык, түземлек, көч-энергия, иҗади сәләт таләп ителә бит аңардан. Бу җәһәттән, без – Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясенең 3 нче «Е» сыйныфы укучыларының әти-әниләре бик тә уңдык. Балаларыбызның беренче укытучысы Гүзәл Наил кызы Шәрәфетдинова югарыда санап кителгән Укытучыга хас барлык сыйфатларны да үзендә туплаган. Чын мәгънәсендә тумыштан мөгаллимә булып яратылган зат, балаларыбызның икенче әниләре ул!

Гимназиябездә 15 нче ел инде башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Югары белемле, 2013 елда ВЭГУ академиясендә педагогика һәм башлангыч мәктәп методикасы факультетын тәмамлаган һәм башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә ия булган. Шуңа да башлангыч сыйныфларда укытыла торган фәннәрнең уку-укыту методикасын яхшы белә. Ул үз эшенә үтә намус белән карый. Үз эшчәнлеге дәверендә бала белән ихлас кызыксыну, дөньяга карашы киңлеген, гаделлек, таләпчәнлек, артистлык, эмоциональлек кебек сыйфатларны яхшы булдырган. Аның дәресләре югары продуктивлылыгы, оешканлыгы белән аерылып тора.


Укытучы үзенә карата таләпчән, педагогик тактлы, укыту һәм тәрбиянең заманча технологияләрен белә.
Гүзәл Наил кызы шулай ук сыйныф җитәкчесе эшендә дә иҗади яктан аерылып тора. Ул балалар тормышы белән яшәүдән тәм таба белә, кайгырта һәм алар өчен рухи һәм интеллектуаль шәхеснең чын үрнәге булып тора. Ул ата-аналар белән эшләүгә дә зур игътибар бирә, ата-аналар җыелышын үткәрүгә җентекләп әзерләнә, белгечләрне – табибларны һәм психологларны җәлеп итә.


Гүзәл Наил кызы – игелекле һәм ярдәмчел кеше, шуңа да балалар укытучысын чиксез яраталар, гимназиягә шатланып киләләр. Коллегалары, укучыларының әти-әниләре арасында да абруе зур. Кыскасы, баларыбыз да, без – ата-аналары да Укытучыдан бик тә уңдык. Яңа елларда да бергә-бергә кулга кул тотынышып эшләргә язсын иде!
Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясенең 3 нче «Е» сыйныфы укучыларының әти-әниләре исеменнән,

Айгөл БУЛАТОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ