Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыбызга бүләк бирү тарихы

Мәктәп елларында һәрбер баланын беренче укытучысы һәм яраткан укытучысы буладыр.  Һәр укытучы бала күнелендә үзенең ниндидер ягы белән истә кала. Менә мин дә яраткан укытучым – рус теле һәм әдәби...

Мәктәп елларында һәрбер баланын беренче укытучысы һәм яраткан укытучысы буладыр.  Һәр укытучы бала күнелендә үзенең ниндидер ягы белән истә кала. Менә мин дә яраткан укытучым – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Луара Әлфәт кызы Рафикова турында язарга булдым. Луара апа безгә рус теле һәм әдәбияты буенча белем биреп кенә калмады, ә безнен сыйныф җитәкчебез дә иде. 4 нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныфны бетергәнче, 7 малай һәм 7 кызга икенче әниебез кебек булды. Ул безнең өчен янып яшәде, армый-талмый эшләде. Безне тәртипле, пөхтә булырга өйрәтте. Җәмгыятьтә үз урынын табарлык, кеше арасында югалып калмаслык шәхесләр тәрбияләүдә көчен кызганмады.  
Сыйныфташларым белән ярты гасыр чиген атлап, әкрен генә гомер сукмакларын сүткәндә Луара апа белән булган хатирәләрне еш искә алабыз.  Кич белән мәктәпкә чакырып безне вальс биергә дә өйрәтә иде ул.
4 нче сыйныфта укыганда Луара апага 8 Март бәйрәме уңаеннан бүләк итеп курчак алырга булдык. Сыйныфыбыздагы бер кызның абыйсы алып кайтып бирде безгә бу курчакны. Ничек бүләк итәргә белмибез без моны. Иртә белән укытучыбыз кергәнче, курчакны Луара апабыз өстәленә куйдык һәм нәрсә булыр икән дип көтәбез. Луара апа килеп керде  һәм каушап калды (яшь вакыты), курчакны күргәч кызарынып китте. Без дә куркып калдык. Укытучыбыз тиз кулга алды үзен һәм безгә ничек итеп бүләкне тапшырырга кирәк икәнен аңлатты. Аннары яхшы кәеф белән, безгә рәхмәтләрен әйтеп чыгып китте.
Бу вакыйгага инде 40 елдан артык вакыт үткән. Яраткан укытучыбыз Луара апа  бүгенге көндә Удмуртиянең Можга шәһәрендә гомер кичерә. Без – аның укучылары тормышта, җәмгыятьтә үз урынынбызны таптык. Луара апа! Без укучыларыгыз,  Сезнен шундый олы йөрәкле укытучы булуыгыз алдында баш иябез. Якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, тигез гаилә бәхете, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, бик озак еллар яшәвегезне телибез.
Илнур ШАКИРҖАНОВ,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең 1986 елгы чыгарылыш укучысы.

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ