Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыдан — Халык депутатына

Кичә озакка сузылган авырудан соң  Азнакай районының элеккеге хакимият башлыгы Исхаков Әнәс Гатуф улы арабыздан китеп барды. Аңа 75 яшь иде. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында туып үскән егет ү...

Кичә озакка сузылган авырудан соң  Азнакай районының элеккеге хакимият башлыгы Исхаков Әнәс Гатуф улы арабыздан китеп барды. Аңа 75 яшь иде. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында туып үскән егет үзенең хезмәт юлын 1965 елда Азнакай районы Актүбә урта мәктәбендә рәсем укытучысы булып башлый. Хезмәт белән узган 40 елдан артык гомерен Әнәс Исхаков Азнакай җиренә багышлый. Комсомол, партия органнарында эшли. 1983 - 1992 елларда Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе, 1990-1995 елларда Татарстаның Югары Совет депутаты, ә  1995-2000 елларда Татарстан Республикасының Халык депутаты була. 1992-2005 елларда Азнакай районы һәм шәһәре хакиямияте башлыгы, халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе була.
“Җире җәннәт, суы ширбәт, халкы тырыш Азнакаемның”,- дип яшәде шигъри җанлы хаким. Беренче шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1970) дип аталган күмәк җыентыкта дөнья күрә. 1999 елда «Рухият» нәшриятында басылып чыккан «Бу дөнья нигә уйчан?» (1999); Татарстан китап нәшриятында чыккан «Чишмәләр иле син, Туган як!» (2000); «И гомер агышлары...» (2005) китаплары белән сөендерде ул әдәбият, шигърият сөючеләрне. 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул җир кешесе буларак, иртә таңда тургайлар җырын тыңлап яшәде, җир сәхнәдә бөгелеп биегән нечкә билле уҗым кыякларына карап сокланды...
Буразнага басып тынып калдым,
Уй йомгагым һаман урала.
Сихерләнгән кебек карап торам
Төсен җуймас шушы дөньяга.
Бер үк вакытта ул үз тәҗрибәсенә таянып язган «Критерий – отношение к труду» дип аталган монография авторы да.
Ә.Г. Исхаков Дуслык Ордены, “Фидакяр хезмәт өчен”, “Бөтенроссия халык санын алудагы хезмәтләре өчен” медальләренә , “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек була.
2005-2007 елларда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларын оештыру бүлеге җитәкчесе булып эшләде.
Мәрхүмнең гаиләсенең, балаларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Мәрхүмне Азнакайның татар зиратына җирләделәр.
Расиха ФАИЗОВА

Фото: aznakaevo-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ