Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыга бар эшкә ничек өлгерергә? 10 кагыйдә 

«Укытучы»дигәндә, күз алдыбызга балаларга белем бирүче кеше килеп баса. Әмма әлеге һөнәр иясенең эше белем бирү генәме соң? Юк, әлбәттә! Аеруча бүгенге көндә укытучыларга бик күп бурычлар йөкләнгән. Б...

«Укытучы»дигәндә, күз алдыбызга балаларга белем бирүче кеше килеп баса. Әмма әлеге һөнәр иясенең эше белем бирү генәме соң? Юк, әлбәттә! Аеруча бүгенге көндә укытучыларга бик күп бурычлар йөкләнгән. Балалар белән дәрес үткәрүдән тыш, ул дәрестән тыш чаралар оештырырга, укучылары белән төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашырга һ.б. бик күп нәрсәгә өлгеререгә тиеш.«Боларның барысын да мәктәптә генә эшләп бетереп булмый»дип, укытучылар балаларның дәфтәрләрен, язма эшләрен тикшерүне өйләренә алып кайтырга мәҗбүр. Алдагы көндәге дәресләргә әзерләнәсе дә бар бит әле. Ничек барысына да өлгерергә соң? Шәхси тормышка да вакыт калырга тиеш бит, югыйсә.


Бу өлкәдә вакытны дөрес бүлүнең уңышлы ысулларын тапкан белгечләр фикеренчә, барысына да өлгерү өчен айлык, атналык, көнлек планнар корып кую кирәк. Шунысы мөһим: планнар язмача булырга тиеш. Әгәр анда конкрет эшлисе эшләр, аларны башкару вакытлары язылса һәм болар барысы да билгеле тәртиптә эшләнелсә, күпкә файдалырак һәм нәтиҗәлерәк булачак. Әмма планны да дөрес төзү мөһим.



  1. Эш вакытының 60%ына гына план корыгыз. Чөнки һәрвакытта да төрле көтелмәгән хәлләр, эшләр килеп чыгу ихтималы бар. Шулай ук пландагы эшләргә вакыт җитеп бетмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә барлык эш вакытын планнар белән тутырырга кирәкми.

  2. Яхшы план төзү өчен алдагы эшләр турында күзаллау булырга тиеш. Алар ашыгыч булырга-булмаска мөмкин. Шулай ук кайбер эшләр күп көч таләп итсә, кайберләре җиңелрәк бирелә. Шуңа карап, әлеге эшләрне планга дөрес бүлә белергә кирәк. Мәсәлән, бер үк көнгә барлык авыр эшләрне өю дә дөрес булмас.

  3. Көн дәвамында эшләрне үзегезнең шәхси үзенчәлекләрегезгә карап бүлегез. Чөнки кем өчендер иртәнге якта эшләү җиңелрәк, ә кемдер көннең икенче яртысында активлаша.

  4. Башкарасы эшләр күләме үзең җиңеп чыга алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Планга күп эшләр тутырып, аларның барысын да башкарып чыгарга өлгермәгәч, ни файда?

  5. Ниндидер сәбәпләр аркасында билгеле бер эштән бүленәсез, вакытыгызны югалтасыз икән, бу эшне мөмкин булганча шул ук көнне эшләп бетерергә тырышыгыз. Иртәгә сезне башка планнар көтә.

  6. Планнарда башкарасы эшләрне генә түгел түгел, ә ирешергә теләгән максатларны һәм нәтиҗәләрне дә билгеләргә кирәк. Бу Сезне алга таба килеп чыгарга мөмкин булган өстәмә эштән азат итәр һәм нәтиҗәлелегезне арттырыр. Билгеле максатларга бару күпкә җиңелерәк бит.

  7. Һәр эшне башкару өчен планда тиешле вакыт күләмен һәм әлеге эшне төгәлләү срокларын билгеләп куярга кирәк.

  8. Планны даими рәвештә эшкәртеп, тикшереп тору мөһим.

  9. Пландагы эшләрне вакытында һәм системалы рәвештә, азагына кадәр җиткереп башкарырга кирәк.

  10. Көнлек планыгызны әзерләгәндә ялны да истә тотыгыз. Бер ялсыз эшләүгә караганда, вакыты-вакыты белән 10-15 минут ялга тукталып эшләү күпкә нәтиҗәлерәк булачак.


Укытучылар үзләре эш вакытын ничек оештыра икән? Кемнең нинди серләре бар?


Гөлнара Хаматнурова, математика укытучысы, Нефтекама


— Чыннан да, укытучының эше балалар укыту гына түгел шул. Шулай да әгәр вакытны дөрес бүләргә өйрәнсәң, барысына да өлгерергә була, минемчә. Иң беренче чиратта, максат куелырга тиеш. Аннары инде план төзеп, эшләрне вакытка карап бүләргә кирәк. Әгәр шул планнан тайпылмыйча эшләсәң, барысы да тәртип буенча барачак. Бу очракта барысын да язып кую мөһим. Язмыйсың икән, барыбер эшләрнең барысы да истә тормаячак. Нәтиҗәдә, алар берсе өстенә берсе өелеп, кыенлыклар тудырачак.


 Хашия Төхбәтуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Алабуга


— Иң беренче чиратта, эшеңне яратырга кирәк. Балаларны яратырга кирәк. Гомумән, мәктәп синеке булырга тиеш. Мәсәлән, мин мәктәпкә килеп керәм һәм йөрәгем әллә нишләп китә. Миңа зур яллар да кирәк түгел, ә укучылар белән аралашу кирәк. Шуңа күрә шушы эш күңелгә рәхәтлек бирә дә инде. Әйтерсең, 35 ел эшләмәгәнмен дә.


Өлгерергә дигән әйбер бар, әлбәттә. Эшләре күп аның. Ләкин шул ук вакытта һәрбер эшләгән эшеңнең кешеләргә файдасы була икән, ул авырлык китерми. Бүген инде безнең яшь буын зарланырга бик нык ярата. Авыр, диләр. Әгәр укучыларың белән уртак тел таба белсәң, аларны чын күңелдән ярата, әйткәннәрен тыңлый белсәң, фәнеңне аңлата белсәң, нәрсәсе авыр?


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ