Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар һәм укучыларга онлайн-курсларга бушлай керү мөмкинлеге бирелә

Татарстанда укучылар, студентлар һәм укытучыларга «Цифровой образователный контент» онлайн-платформасына бушлай керү мөмкинлеге бирелә. Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы шул турыда хәбәр итте.Хәзер...

Татарстанда укучылар, студентлар һәм укытучыларга «Цифровой образователный контент» онлайн-платформасына бушлай керү мөмкинлеге бирелә. Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы шул турыда хәбәр итте.
Хәзерге вакытта ресурс Россиядә популяр санала. Анда 1,5 миллионнан артык укучы, шулай ук 220 мең укытучы теркәлгән. Сервис ярдәмендә укучылар һәм студентлар белем бирү контенты булган ресурсларның киңәйтелгән исемлегенә керә ала, ә укытучыларга цифрлы мохитнең төп мәйданын үзләштерү мөмкинлеге бирелгән.
Проект эшли башлаганнан бирле сервиска илнең 85 регионыннан 20 мең белем бирү оешмасы кушылган, 40 мең педагог компетенцияләренә бәяләмә алган.
2024 елга барлык гомуми һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына түләүсез керү мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча


Фото: https://sankt-peterburg.centrfenix.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ