Логотип Магариф уку
Цитата:

«Унбер» күппрофилле лицеена эшкә читтән ике укытучы килгән

Казанның «Арт-Сити» микрорайонында ачылган «Унбер» №11 күппрофилле лицеена читтән килеп ике яңа укытучы эшкә урнашкан.Математика укытучысы Ибраһим Ибатулин Татарстанга Казахстаннан күченгән. Яшь укыту...

Казанның «Арт-Сити» микрорайонында ачылган «Унбер» №11 күппрофилле лицеена читтән килеп ике яңа укытучы эшкә урнашкан.
Математика укытучысы Ибраһим Ибатулин Татарстанга Казахстаннан күченгән. Яшь укытучыга «олимпия резервы»н тапшырганнар, ул укучыларны математика буенча олимпиадага әзерләячәк. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Коновалова Казанга Санкт-Петербург шәһәреннән килгән. Ул биредә профессиональ яктан үсәчәгенә ышана.
Сүз уңаеннан, «Унбер» №11 күппрофилле лицее – илдә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Стимул» программасы кысаларында төзелгән дистәләгән уку йортларының берсе. Ул 1500 укучыга исәпләнгән. Бина зур, иркен, заманча проект буенча төзелгән, лаборатория, робот техникасы кабинеты һәм ике бассейны бар. Ә 530 урынга исәпләнгән лицей ашханәсе – Казан шәһәрендә иң зурысы, дип хәбәр итә «Российская газета».

Диләрә БАТРШИНА
Фото: Александр Эшкинин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ