Вакцина ясатканнан соң коронавирус белән авыручыларның сертификатлары гамәлдән чыгарыла

Вакцина ясатучылар коронавирус белән авырган очракта,  сертификат гамәлдән чыгарыла, ә QR-код терелгәннән соң ярты ел гына эшләячәк.  Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шундый боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә Газета. Ru.

Документта билгеләп үтелгәнчә, QR-код яңа коронавируслы инфекциягә каршы вакцинациянең  тәмамлануы турында яки COVID-19 китереп чыгарган авыру факты, шулай ук QR-кодның гамәлдә булу вакыты турында мәгълүмат бирә.

Вакцинациядән соң QR-код ел дәвамында, ә авыртудан соң соң ярты ел гамәлдә була. Россиялеләр белешмәне дәүләт хезмәтләре сайтында, хастаханәләрдә ачыклый ала.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.