Логотип Магариф уку
Цитата:

Вернер Фройндның "Бүреләр паркы"

   79 яшьлек Вернер Фройнд 20 елга якын бүреләр белән яши. Мизантроп булуы аркасында түгел, ә хайваннарны яратуы аркасында. Дөресрәге, алар янында түгел, ә алар арасында яши. 1972 елда Фройн...

   79 яшьлек Вернер Фройнд 20 елга якын бүреләр белән яши. Мизантроп булуы аркасында түгел, ә хайваннарны яратуы аркасында. Дөресрәге, алар янында түгел, ә алар арасында яши. 1972 елда Фройнд көнбатыш Германиядәге Сар Федераль җире территориясендә «Вольфспарк Вернера Фройнда» (Алман) дип исемләнгән кечкенә генә бүреләр тыюлыгына нигез сала.
    Хәзерге вакытта 10 га якын парк территориясендә рус, поляр арктик, Канада урман, Һиндстан һәм Монгол бүреләре яши.
   Бүреләр Вернерны үзләренеке итеп күрә һәм аңа тимиләр.
   Картлык яшенә җитеп, ул тормышка бүреләрдән өйрәнә.
   Фройнд исә үзе турында болай дип сөйли: «Мин хәзер берникадәр дәрәҗәдә генә кеше. Дүрттән өчем - бүре".

фото (LISI NIESNER/REUTERS)   zoopicture.ru


   Бүреләр Вернер Фройд тирәсендә бертуктаусыз бии, алгы аякларын аның җилкәсенә салып, дымлы борыннары белән аның  сакалына ышкыла.
   Сүз уңаеннаң, Фройнд фамилиясе рус теленә тәрҗемә иткәндә «дус» дигәнне аңлата икән.
   Вернер Фройнд әлеге бүреләрне: «Мин аларны үстердем, алар минем өчен туганнар. Бүреләр кечкенә булганда, мин һәр ике сәгать саен аларны шешәдән ашаттым, - ди ул.
   Бүреләрнең дә үз кануннары бар икән.
   Кануннарның берсе – наз. Борынгы гадәттәге Сәламләү ритуалында катнашканда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүреләрнең кануннары буенча сәламләргә беренче чиратта баш бүре килә, ә аннары гына калганнары.
   Соңгы елларда Фройнд 70 тән артык бүре үстергән. 
Гөлназ Гайнуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ