Логотип Магариф уку
Цитата:

Вожатый булырга теләүчеләрне укырга чакыралар

«Океан» Бөтенроссия балалар үзәгенең вожатый әзерләү мәктәбе мәктәп укучыларын һәм студентларны һөнәри белем алырга чакыра. Укулар1 февральдән башлану сәбәпле, документларны 20 гыйнварга кадәр тапшыры...

«Океан» Бөтенроссия балалар үзәгенең вожатый әзерләү мәктәбе мәктәп укучыларын һәм студентларны һөнәри белем алырга чакыра. Укулар1 февральдән башлану сәбәпле, документларны 20 гыйнварга кадәр тапшырырга кирәк булачак.
Гаризалар Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче югары һөнәри һәм урта һөнәри педагогик белемгә, төп гомуми һәм урта гомуми белемгә ия булган яшь кешеләрдән, шулай ук югары уку йортларының һәм колледжларның 3 нче һәм 4 нче курс студентларыннан кабул ителә.
Читтән торып үткәрелгән конкурста иң яхшы катнашучыларны психологик тест һәм психологик-педагогик әңгәмәгә чакыралар, аннары вожатыйлар әзерләү мәктәбенә укырга керәләр, анда балалар белән аралашу методикаларына һәм технологияләренә, вакытлы балалар коллективы белән эшләү үзенчәлекләренә өйрәтү уздырылачак.
Фотография белән бергә анкета электрон почта аша кабул ителә (ped_kadr@okean.org к).
«Океан» Бөтенроссия балалар үзәге һөнәри белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру лицензиясенә ия. Хәзер вожатыйлар әзерләү мәктәбен тәмамлаучылар квалификация имтиханы формасында йомгаклау аттестациясен узачаклар. Шуннан соң гына аларга вожатый һөнәре буенча һөнәри белем алу турында  таныклык тапшырылачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ