Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Әстерхан өлкәсендә милли бәйрәм 27 майда узачак. Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әстерханга эш сәфәре белән барды. Биредә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү комитеты утырышы булды.
Шулай ук Данис Шакиров Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы – Губернатор хакимияте җитәкчесе Павел Паутов белән очрашты. Очрашуда Сабан туена әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре дә күтәрелде.
26 майда Әстерхан өлкәсендә Татарстан сәнгать осталары концерты, ә 27 майда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узачак.
Фәния Лотфуллина