Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшы анадан яман бала туамы?

Ислам динендә гаилә төшенчәсенә зур игътибар бирелә. Гаҗәп тә түгел: гаилә ул – җәмгыятьнең умыртка баганасы. Бала хакы, ата хакы, ана хакы, ир хакы, хатын хакы дип, аерым атап, һәрберсенең хокуклары...

Ислам динендә гаилә төшенчәсенә зур игътибар бирелә. Гаҗәп тә түгел: гаилә ул – җәмгыятьнең умыртка баганасы. Бала хакы, ата хакы, ана хакы, ир хакы, хатын хакы дип, аерым атап, һәрберсенең хокуклары һәм бурычлары хакында шәригатебездә тәфсилләп бәян ителгән.   Башкалабыздагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН  да  бу мәсьәләне тирәнтен аңлата.
Яхшы анадан яман бала туамы?
Бисмилләһир-рахманир-рәхим!
Хәзерге вакытта өлкәннәр еш кына яшьләрдән зарлана. Транспортта урын бирмиләр, эшләргә яратмыйлар, янәсе. Мәҗлесләрдә  шундый кешеләр туры килгәндә, мин алардан, әлеге балалар кайда үскән соң, аларны безнең илгә чит дәүләтләрдән китереп ташламаганнардыр бит, дип сорыйм. Юк, болар – үзебезнең балалар. Шуңа күрә яшьләрне гаепләгәнче, бу балалар тәрбияле, әдәпле, миһербанлы булып үссен өчен, мин нәрсә эшләдем соң, дип, үз-үзеңә сорау бирергә кирәк. Чынбарлыкта «яхшы анадан яман бала» үсмәсен өчен, күбебез бернәрсә дә эшләми. Дөрес, совет чорында кеше тәртипле, итагатьле иде, бер-берсе белән аралаша, кунакка йөрешә иде, дип иске заманны сагынып сөйләүчеләр аз түгел. Совет илен корган кешеләр дини ата-ана тарафыннан тәрбияләнгән иде. Ләкин Советлар Союзы таралыр алдыннан, җитмешенче- сиксәненче елларда яңа буын яшьләрне СССРда туганнар  тәрбияләде.

Игътибар итсәк, бозыклык илебез таркалыр алдыннан башланды. Сер түгел: Әфганстандагы конфликтка катнашкач, күпләп наркотик куллануга керештеләр. Беренче группировкалар (яшьләрнең төркем-төркем оешып тукмашулары) 1978 елда ук бар иде. Чөнки рухи тәрбия булмагач, кеше бер-берсенә матди яктан чыгып бәя бирергә тотынды, «син – миңа, мин – сиңа» шигаре алга чыкты. Нәкъ менә Советлар берлеге материализмны, малга табынуны яшьләр күңеленә салды. Ил таркалгач, кешеләр бу омтылышларына тулы ирек бирде. Ач бүреләр кебек, моңарчы күрмәгән дефицит товарга ябыштылар. Мал өчен хәтта бер-берсен үтерүне дә гөнаһ дип санамадылар.
Югыйсә кешегә бирелгән тәрбия бер буыннан икенче буынга гына бара. Динле буын динле буынны тәрбияли, динсез буын – динсез буынны. Шуңа күрә дөньяны үзгәртергә телибез икән, үзебезне үзгәртүдән, тәрбияләүдән башларга кирәк. Зарланудан мәгънә юк. Динебез бала тәрбиясенә бик зур игътибар бирә. Шулай бервакыт бер өлкән кешене, урлашкан өчен, кулын чабарга алып киләләр. Кулын чабар алдыннан, әүвәл әниемнең телен киссәгез әйбәт булыр иде, дип әйтә бу. Нишләп алай әйтәсең, дип кызыксыналар моннан. «Кечкенә вакытта күршеләрнең тавык йомыркасын урлап алып кайттым. Өйгә ризык алып кайткансың, дип әнием мактады. Шуннан соң мин урлашырга өйрәндем. Хәзер шул гадәтем аркасында кулсыз калам. Әнием теге вакытта хупламаган булса, мондый кырын эшкә керешмәс идем», – дип җавап кайтара бу.
Икенче бер очрак. Бервакыт берәү хәлифә каршысына баласын алып килеп, мине тыңламый, тәртипсез: балама җәза бирегез әле, дип үтенә. Баланы җәзага тартмакчы булалар. Шунда бала, атам, анам алдында минем берәр хакым бармы соң, дип сорый. Әйе, ди хәлифә, син яхшы әнидән туарга, сиңа дөрес тәрбия-белем бирелергә, яхшы исем кушылырга тиеш, ди. Шуннан соң теге үсмер, әнием бер кол хатын иде, тугач юньле исем бирмәделәр, миңа Коръән гыйлеме эләкмәде, ди. Шуннан хәлифә: «Бу баланы түгел, атасын җәзага тартырга кирәк», – дип белдерә. Шуңа күрә балаларны сүгәр алдыннан, ничек тәрбияләнгәненә игътибар итү мөһим.
Тәрбия нәрсәдән башлана?
Иң әүвәл балага яхшы әти, яхшы әни сайлыйк. Яхшы әнине сайлау яхшы әтине сайлауга караганда алдарак тора. Чөнки балага иң элек тәрбия бирүче – әни кеше. Тел ачылганда, аның янында булучы, иң беренче догаларны өйрәтүче – ул. Әнисенең сөйләвен, сүзләрен ишетеп, баланың теле ачыла. Әнинең холкы, генетик, рухи мирасы каны, сөте, тәрбиясе белән дә балага күчә. Шуңа күрә бала тәрбияле булсын дисәк, үзебезгә яхшы хатын сайларга тиешбез. Яхшы хатын нинди була соң? Ни кызганыч, яшьләребезнең күбесе матурлыкка гына игътибар итә. Әлбәттә, хатын матур булса әйбәт инде. Әгәр без игътибар иткән әлеге гүзәл затның дини тәрбиясе,
 рәхим-шәфкате булмаса; алган белеме бала үстерер өчен түгел, үз шәхесен кайгырту, дәрәҗә алу, мал җыю өчен генә файдаланылса, ул яхшы әни булып чыгармы?! Хәзерге вакытта нәкъ шушы хәлне күрәбез. Бүген күпләр балалары янында була алмый. Хәер, аларның буласылары да килми. Ничектер балалары белән бәйләнешләре зәгыйфь. Табалар да, акчалары булса, караучыга тапшыралар, булмаса, тизрәк бакчага бирергә тырышалар. Яннарында булса да бәйләнмәсәләр, аптыратмасалар иде дигән фикер белән яшиләр. Яныма гына килмәсеннәр, телефонга ябышып, телевизор багып утырсыннар, урамда уйнасыннар, мине генә борчымасыннар, дигән караш тамыр җәйде хәзер күп кенә аналарның күңелендә. Әни шундый булса, бала ничек тәрбияләнсен, ни күреп, ни ишетеп үссен! Менә шуңа күрә, баламның теле нишләптер русча ачылды, дип гаҗәпләнә инде татар әниләре. Димәк, телефонда, телевизорда, урамда күргәне белән тәрбияләнә бала. Шуңа күрә беренче таләп – яхшы әни сайлау!
Әлбәттә, бала никахтан туарга тиеш. Бала никахсыз туа икән, бу балада шайтан өлеше бар. Димәк, нишләтсәң дә, бу балага тәрбия кермәскә мөмкин. Әгәр игътибар итсәк, бүгенге көндә күпме бала никахсыз туа. Әлеге балалар үсеп тәрбиясез булса, гаҗәпләнү урынсыз. Зинадан бала табу шаукымы  совет чорында башланды. Совет чоры әйбәт дибез. Зинадан бала табуның нәрсәсе яхшы?! Үзең өчен генә бала табу дигән нәрсә шул вакытта модага керде. Бу шаукым хәзер тагын да көчлерәк. Мәсәлән, донор атадан туган балага хәтта әтисенең исеме дә билгесез. Бала үзенең нинди нәселдән икәнен белми. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, тәүфыйгы белән, никахтан туган баладан гына без нәрсәдер өмет итә алабыз. Бу хәл бер безгә – мөселманнарга гына кагылмый. Христианнарда да шундый ук проблема. Димәк, гаилә корганда, икенче таләп – никах укытылырга тиеш.
 Хатын-кыз балага узган вакытта да аның махсус догалары бар. Зөфаф кичендә, гадәти кичләрдә – һәрберсенеке аерым-аерым. Аллаһтан бала сорап дога кылалар. Баланы Аллаһы Тәгаләдән сорап аласың. Чөнки ана карынында кырык көн торганда ук баланың тышкы кыяфәте оеша башлый. Бу вакытта дөрес дога кылсаң, аның тышкы кыяфәтен матурайтырга да мөмкинсең. Ана карынында дүрт ай булганда, белгәнебезчә, балага җан керә, тәкъдире, бәхете, җыясы ризыгы языла. Димәк, бу вакытта, бәхетле, ризыклы, озын гомерле, тәүфыйклы бала булсын, дип теләсәң, Аллаһ тарафыннан шул языла. Шуңа күрә ана карынында бала үсү биологик үсеш кенә түгел, әти-әнинең догалары аша баланың рухи дөньясы, холкы, тышкы кыяфәте формалаша. Инде туганнан соң, баланы үзгәртергә маташуның әллә ни файдасы булмый. Шуңа күрә туганчы ук, яхшы догалар кылсак, сабыйны тәрбияли башлый алабыз.
Шулай ук бала ана карынында чакта әни кешенең ашаган ризыгы, ягъни хәләл ризык булуы, дөрес урыннарда йөрүе бик мөһим. Хәзер балага узган аналарның байтагы көмәнле булуын, бала күтәреп  йөрүен Инстаграмда пиар кебек куллана башлады. Карыннарында бала үстерүне реклама кебек куллану инде бу. Һич  килешә торган әйбер түгел. Карында бала үсү – серле, могҗизаи бер халәт бит! Мондый халәттә балага догада булырга тиешсең. Кайберәүләр исә аны тере товар кебек куллана булып чыга. Бүгенге көндә балага мөнәсәбәтне күрсәтә торган мисал бу.
Югыйсә балага узган хатын-кызның сөйләгән сүзләре, ашаган ризыгы, йөргән җирләре, гомумән, холкы үзгәрер-
гә тиеш. Сабый ул ана аша бөтен хисне, тойгыны үзенә сеңдерә. Чөнки ул әнисе нәрсә кичерсә, шуны кичерә. Балага узган вакытта бу бик мөһим. Шуңа күрә элеккеге вакытта аналар балага узганда тәһарәтсез йөрмәгән. Догада, намазда ешрак булырга тырышкан. Яулык ябу турында әйткән дә юк. Элек әллә ни кеше күзенә күренергә дә ашыкмаганнар. Чөнки күз тию, көнләшү дигән нәрсә бар. Баласы булмаган хатыннар көнләшеп куярга мөмкин. Каты күзле кешеләр бар. Кара әле, сөйкемлеләнеп киткән бу хатын, дип тә күз тидерәләр.
Әле бала тумаган, без инде аны тәрбияләү зарурлыгы турында күпме сүз сөйләдек. Ни кызганыч, хәзер күп очракта бу таләпләрнең берсе дә диярлек исәпкә алынмый. Мөхәммәд пәйгамбәребез әйтеп калдырган: сабый дөньяга килгәндә, янына фәрештәләр килеп баса. Шул мәлдә нарасый янына шайтан да килә. Шайтан кагылганга, яңа гына дөньяга килгән бәләкәч елый, ди Пәйгамбәребез. Димәк, корсаклы вакытта, тууга ук, зыян салыр-
га дип шайтан көтеп тора. Шуңа күрә монда да догалы кешеләр кирәк, теләсә кемгә мөрәҗәгать итеп булмый. Бала тапкан вакытта ир кешенең янда булмавы хәерле. Хатын-кызның гаурәтенә карау һич мәслихәт түгел. Шуның өчен хәзер мөслимәләребез хатын-кыз акушерларны сайларга тырыша. Элек кендек әбиләре булышкан. Бу эшне белеп, җенестәшләренә ярдәм итә торган булганнар. Бу хәл дә бала тәрбиясенә йогынты ясый. Гадәттә, ир кеше хатын-кызның бала тапканын карамый. Хәзер кайберәүләр карап-күзәтеп тора башлады. Имеш, шулай иткәндә бала иргә якынрак була, ир хатынын кызгангач, ул аңа кадерлерәк була башлый. Әлеге шаукым безгә чит илдән килде. Хатын-кызның бала табуы, тулгак тотуы – ир-ат өчен психологик стресс, тетрәнү. Икесе өчен дә һич файдалы нәрсә түгел бу. Элек ирләрне мондый вакытта, саф һава сулап кайт, дип, өйдән куып чыгарганнар.
Балаңа синнән тиеш өч әйбер
Дөньяга бала туганнан соң, аңа өч әйбер бирегез, әүвәл матур исем кушыгыз  дигән Пәйгамбәребез. Яшьләрне тәрбиясез дип гаеплиләр. Сабыйга матур исем бирелгәнме соң? Җитмешенче, сиксәненче елларда туганнарга нинди исемнәр биргәннәр? Безнең бик сирәкләребездә генә мөселман исемнәре. Ни гаҗәп: күп кенә милләттәшләребез шактый дәверләр милләтеннән, диненнән оялып яшәде. Шуңа күрә руска җайлашып, балаларына, оныкларына әллә нинди исемнәр биреп бетерде. Исламга килгән татар балаларының яртысы шул сәбәпле,
 мөселманча булсын дип, исемнәрен алыштырырга мәҗбүр. Исем, Пәйгамбәребез кушканча, дөрес, матур, яхшы мәгънәле, мөселман нигезле булсын!
 Шулай ук Пәйгамбәребез, вакыты җиткәч, балагызга белем бирегез, дигән.   Белем кешене Аллага якынайтырга тиеш, дип әйтә галимнәр. Фән чынбарлыкта Аллаһы Тәгаләнең кануннарын гына аңлата. Әлеге кануннарны чыгаручы һәм аның ничек тормышка ашырылуын күзәтеп торучы Ул. Без шушы кануннарның эшләү тәртибен, шуның да аз өлешен генә өйрәнәбез. Бу дөньяның асылын аңлап бетермибез. Шуның нәтиҗәсе буларак балаларыбызда яшәешнең асылы турында дөрес күзаллау шәкелләштерә, формалаштыра алмыйбыз. Яшьли күңелгә салынган белем кешене гомере буе озата бара.
Өченчесе. Балигъ булуга, балагызны өйләндерегез, кияүгә бирегез, дигән Пәйгамбәребез. Әлбәттә, бу гамәлдә ата-ананың өлеше булырга тиеш. Хәзерге вакытта ата-ана өйләндерүдә һәм кияүгә бирүдә иганәче-спонсор гына. Әти-
әни балаларын дөрес итеп гаилә корырга – булачак ирен, хатынын сайларга өйрәтми, никах мәсьәләләрен аңлатмый. Адәм баласы уйлап эш итәргә, җиде кат үлчәп бер кат кисәргә тиеш. Күз төшкән кешең белән гомер буе яшисе бар.   Хәзер Интернет аша танышу модага кереп китте... Шуңа күрә дә күп гаиләләр бик тиз таркала. Хәтта байтак кына мөселман гаиләләре дә озын гомерле түгел. Күреп торабыз: әти-әнисе белән киңәшләшмичә танышалар, кавышалар. Зина кылмый алар: никах укыталар. Шул ук вакытта яшьләрнең күбесе үзенә нинди хатын, нинди ир кирәклеген чамалап бетерми. Яшьләр әти-әнисенең фатихасы, киңәше белән өйләнешсә, гаиләләрнең күбесе нык, тотрыклы, ятим балалар аз булыр иде. Бу таләпләр дә бала тәрбиясенә карый.
Ризык – тәнгә, дога – җанга
Хәзер хәләл ризык турында күп сөйлиләр. Бу –  мода гына түгел, бик  мөһим мәсьәлә. Балага хәләл ризык ана карынында да, тугачтын да зарур. Хәләл ризык – тәрбиянең бер өлеше. «Хәрәм ризык ашап үскән бала – тәмугка лаеклы кеше ул», – дигән Пәйгамбәребез. Чөнки баланың бөтен күзәнәгенә хәрәм керә. Ашказанына кергән ризык кан аша бөтен күзәнәкләребезгә барып урнаша. Тәннәре хәрәм белән оешканга күрә, аларның гәүдәсе, дүрт саны яхшы гыйбадәткә буйсынмаячак. Аларга ураза тоту, намаз уку авыр булачак. Әйткәнемчә, балаларга яхшы үрнәк кирәк. Тәрбиянең иң яхшы, иң тәэсирле ысулы шул. Болай эшлә, тегеләй эшлә, дип өйрәтү кайвакыт файда бирми. Киресенчә, бер нәрсәне тукып торудан баланың гайрәте чигәргә мөмкин. Әгәр үрнәк булса, бәбигә дөрес үсү күпкә ансатрак. Күреп торабыз: бәләкәч әле озак вакыт сөйләшми. Күбрәк күрсен, ишетсен өчен зарур булган бер хикмәт бу. Якын-тирәдәге әйберләрне күреп таныша, аваз-тавыш-
ларны кабатлый; сүз-ымлыкларның мәгънәсен акылына, күңеленә сеңдерә нарасый. Менә шулай үсә, акыл җыя, тәҗрибә туплый сабый. Шуның өчен балага беренче чиратта янындагы олы кешеләр, әти-әнисе өлге булсын! Аларның сөйләшүләре, ашау тәртипләре, әдәпләре, йөреш-
ләре – барчасын үзенә сеңдерә ул. Якын-тирәсендә гел яхшылык-игелекне күрсә, бала начарлык эшләмәячәк. Бүгенге көндә күпләребез, яшьләр эчкечелек белән мавыга, дип зарлана. Әти-әнисе һәр бәйрәмдә табын янында рюмка-бокал тотып утыра икән, ничек инде баласы шуны кабатламасын?! Ул тәртипле булыр, мәчеткә килер, дин юлына кереп китәр дип уйлыйсыңмы?! Үзең мәчет юлын белмәгәч, ничек дини сабак алырга барсын ул?!  Үзең кыйбланың кайда икәнлеген белмәгәч, намазга басар дип көтәсеңме?! Әле алай да басалар, Аллага шөкер! Шуңа күрә ата-ана үрнәге, балага остаз билгеләү, аның үгет-нәсыйхәте, үрнәгендә тәрбияләү бик мөһим. Мөселман балаларның үзара аралашып үсүләре, бер тирәдәрәк торулары – шулай ук яхшы тәрбия алымнары.
Бертуктамый дога кылу да мөһим. Пәйгамбәребез, әти-әнисенең баласына карата кылган догасы кабул була, дигән. Нәрсә сорап дога кылырга соң? Бүгенге көндә ата-ана беренче чиратта нәрсә тели? И, исән-сау гына булсыннар инде, диләр. Балага исәнлек, саулыктан башка бер нәрсә дә теләмәү – бик хәтәр нәрсә. Аңа башка бер нәрсә дә кирәкми дигән сүз бу. Шуңа күрә күпләр аптырый: наркоман, эчкече карда, яңгырда, җил-буранда кадалып, аунап ята: үлми, салкын да тими. Нишләп? Әти-әнисе, исән-сау гына булсын инде, дип дога кылган. Алкаш нәрсә генә эчми: берни булмый. Югыйсә кайчагында кайнамаган су гына эчәсең, эч борсалана. Шуңа күрә балаңа иң әүвәл тәүфыйк-һидаять, иман, бәхет-сәгадәт сорарга кирәк. Аннан соң гына балаңа исәнлек-саулык, мал-мөлкәт сорарга була. Нәрсәнең мөһимрәк икәнлеген кеше аңлап бетерми. Шуңа күрә баласына дөрес дога кылмый. Ахыр чиктә әти-әни нәтиҗәсен үзе күрә: баласы төрле хәтәр хәлләргә юлыккач, нишләп болай килеп чыкты икән, дип аптырый. Уйнап та, ачуланып та балага начар теләк теләргә ярамый.
Тәүфыйк Аллаһы Тәгаләдән сорап алына. Аны әти-әни бирми, Аллаһы Тәгалә бирә торган нәрсә ул. Тәүфыйк ул –
 баланың тәрбияне кабул итә алу сәләте. Менә, мәсәлән, кайбер балага бер генә әйтәсең, тавышланма, дисең. Тыңлый, туктый. Тәүфыйклы бала бер әйтүдә аңлый. Икенче бер бала колагына да элми: син читкә борылуга тавышлана, шаяра башлый. Әлеге баланың тәүфыйгы юк.
Безне бервакыт ялгызы торучы бер әби өенә чакыр-ган иде. Мәчет янәшәсендә генә диярлек яши ул. Шунда: «Әби, сезнең бер якын кешегез дә юкмыни?» – дип сорадым. «Балам бар», – дип җавап бирде ул. «Читтә торалардыр инде», –  дим. «Юк, монда, Казанда яшиләр», – ди. Менә шушы ялгызлыгың, картайган көнеңдә интегеп яшәвең, балаларыңның тәүфыйксыз булуы – аларның гына гаебе түгел бит. Димәк, яшьлегең алак-шалак үткән. Димәк, балаларыңа дөрес тәрбия бирмәгәнсең. Шуңа күрә хәзер алардан нәрсәдер өмет итү – урынсыз гамәл. Картайгач, балаларым әйбәт түгел, дип зарланып утыру – мәгънәсезлек.  
Әгәр яшьлегеңдә олы кешене хөрмәтләсәң, олыгайгач, Аллаһы Тәгалә сине дә хөрмәтләүче кеше бирәчәк, дип әйткән Пәйгамбәребез. Олыгайган көнеңдә сине хөрмәтләүче кеше юк икән, балаң, күршеләрең ихтирам итмәсә, димәк, яшьлегеңдә хаталарың булган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ